Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Тунисның яңа хөкүмәте таркала


Полиция сишәмбе демонстрациясен куып тарата

Полиция сишәмбе демонстрациясен куып тарата

Тунис һөнәр берлегеннән яңа төзелгән хөкүмәткә кертелгән министрлар аннан чыгуларын игълан итте.

Тунисның иң зур һөнәр берлеге илнең дүшәмбе төзелгән милли бердәмлек хөкүмәтендәге өч министрының хөкүмәттән китүен белдерде.

Берлек вәкиле Габид әл-Брики дәүләт телевидениесенә бу карарны хакимияттән төшерелгән президент Зин әл-Габетдин Бин Гали фиркасе вәкилләренең хөкүмәттәге үз урыннарында калуы белән бәйләп аңлатты.
Полиция сишәмбе демонстрациясен куып тарата

Тунис полициясе башкалада демонстрациячеләрне куып тарату өчен сишәмбе тагын күз яшьләндерү газы кулланды. Кичә төзелгән милли бердәмлек хөкүмәтенә элекке министрларның кертелүенә протест белдерү өчен бер йөзләп кеше җыелган иде.

Яңа хөкүмәткә берничә оппозиция вәкиле кертелсә дә, тышкы эшләр, саклану, эчке эшләр, финанс министрлыклары кебек төп урыннарда узган атнада илдән качарга мәҗбүр булган президент Бин Гали фиркасе вәкилләре калды.

Мөхәммәт Ганнучи
Тунис премьер-министры Мөхәммәт Ганнучи Туниста 23 ел хакимияттә булган Бин Гали чорында репрессияләргә катнашы булган барлык кешеләр мәхкәмә каршына басачак дип белдерде.

Ганнучи Франциянең “Европа 1” радиосына кичә төзелгән яңа хөкүмәттә урыннарын саклап калган министрларның берсе дә ул эшләрдә катнашмаган диде.

Туниста вазгыять әле дә киеренке булып кала. Урам чуалышларында, демонстрациячеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдә барлыгы 78 кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG