Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда укучы Русия студентлары тоткарланган


Каһирәдә “Әл-Әзһәр” халыкара ислам университетында укучы Русия студентлары тоткарланган.

Күпчелеге Төньяк Кавказдан килүчеләр булган 25-ләп Русия ватандашының узган шимбәгә каршы төндә тоткарланып билгесез урынга алып кителүе әйтелә.

Islam.ru интернет сәхифәсе белдерүенчә, тоткарлаулар университетның бу ел башыннан чит илләрдән яңа студентлар кабул итүне туктату карары белән бәйле.

Мисыр эчке эшләр министрлыгы тоткарлауларны расласа да, тикшерү серенә сылтау белән бу турыда мәгълумат бирүдшән баш тарта.
XS
SM
MD
LG