Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 05:58

Мәскәүдә мөселманнарны эзәрлекләүләргә каршы пикет әзерләнә


Бу шимбә, 22 гыйнварда Мәскәүнең Калуга мәйданында, Русия эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында мөселманнарны эзәрлекләүләргә каршы пикет узачак.

Чарада катнашучылар ватандашларның сүз, вөҗдан, фикер белдерү, мәгълумат алу һәм тарату ирекләрен, шулай ук башка хокукларын һәм ирекләрен бозмауны, Русиядә ислам китапларын тыюны, мөселманнарны кулга алуларны һәм эзәрлекләүләрне туктатуны, “Сад” нәшрият төркеме мөдире Айдар Хәбибуллинны һәм башка вөҗдан тоткыннарын иреккә чыгаруны таләп итәчәк диелә.

XS
SM
MD
LG