Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев урысларны өстен куйды


Русия президенты Дмитрий Медведев урыс халкына аерым өстенлек булырга тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, урыслар күпмилләтле Русиянең нигезен тәшкил итә.

Дүшәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев парламентның ике пулаты җитәкчелеге белән очрашты. Әйтергә кирәк, аның әлегә кадәр нәкъ алар белән генә махсус очрашканы юк иде. "Коммерсант" язуынча, моңа илдәге милләтара проблемнар сәбәп булган.

Президент әйтүенчә, милләтара мәсьәләләрне карау өчен махсус оешма булдырылмаячак. Монда ул мөгаен инде Татарстан күптән тәкъдим итеп килгән милли мәсьәләләр министрлыгына ишарәләгәндер. Шуңа күрә ул бу эшкә түрәләр һәм гражданнар җәмгыяте белән бергә парламентка кушылырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, төрле милләтләр мәдәниятенә игътибар кирәк, әмма аеруча да игътибарны, һичшиксез, урыс мәдәниятенә бирү тиешле икән.

Медведев әйтүенчә, Русиядә урыслар иң күп халыкны тәшкил итә, урыс теле дәүләт теле булып тора, ә урыс православ чиркәве иң эре конфессия санала. Шуңа күрә ул урыс холкының иң яхшы якларын үстерергә чакыра. Имеш, кайчандыр нәкъ шуның ярдәмендә Русия көчле дәүләткә әверелгән.

Татулыкта яшәү урысларга гына хас

Очрашуга килгән парламент вәкилләре Медведевның урысларга әһәмият бирү турындагы сүзләрен көтеп кенә торган диярсең. ЛДПР фракциясенең Дәүләт Думасындагы җитәкчесе Игорь Лебедев урысларны чит илдә генә түгел, ә Русиядә дә якларга чакырды. Ул Ростов, Краснодарда югары вазифаларның 70% урыс булмаган халыклар алып торуына борчылуын белдерде. Һәм Ставрополь краеның Төньяк Кавказ бүлгесенә керүенә ризасызлыгын әйтте. Лебедев хәтта Конституциядә “без – күпмилләтле халык” дигән сүзне “без – урыслар һәм күпмилләтле халык” дип үзгәртергә тәкъдим итте.

Коммунистлар фиркасе җитәкчесе Геннадий Зюганов рәсми рәвештә урысларны Русия дәүләтенең нигезен тәшкил итүче халкы итеп билгеләргә чакырды. Аның сүзләренчә, хәзер урыс халкы үз җирендә кимсенеп яшәргә мәҗбүр.

Ә Русия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов башка халыклар белән татулыкта яшәү бары урысларга гына хас дигән фикердә.

“Франция, Англия һәм башка империяләрдән аермалы буларак, бу империя басып алу түгел, ә ярдәм сораган халыкларның җирләрен берләштерү нигезендә төзелде. Әлбәттә, искәрмәләр бар-барын. Шуңа да карамастан, Русия басып алган башка җирләргә толерант булды. Урыслар шунысы белән аерыла: ул башка халыклар белән дуслыкта, татулыкта яшәргә тели. Бу башка милләтләргә хас әйбер түгел”, ди ул.

Когда формировалась Российская империя, она создавалась за счет территорий, которые просили о помощи. Российская империя была толерантна по отношению к этим территориям. Я посмотрел высказывания классиков – они говорят о сердце. Мы хотим жить в дружбе друг с другом, и это не присуще другим национальностям. Борис Грызлов, 17 гыйнвар 2011
Я хотел бы поднять тост за здоровье нашего советского народа и, прежде всего, русского народа. Я пью, прежде всего, за здоровье русского народа потому, что он является наиболее выдающейся нацией из всех наций, входящих в состав Советского Союза. Я поднимаю тост за здоровье русского народа потому, что он заслужил... общее признание как руководящей силы Советского Союза среди всех народов нашей страны. Я поднимаю тост за здоровье русского народа не только потому, что он – руководящий народ, но и потому, что у него имеется ясный ум, стойкий характер и терпение. Иосиф Сталин, 24 май 1945
Президент юкка әйтмәс

Бөтендөнья татар яшьләре җыены җитәкчесе Руслан Айсин сүзләренчә, президентның дүшәмбе көнге утырышы милләтара низагларны җайлауга багышланган булса да, чынлыкта бөтенләй кире хәл килеп туган.

“Дәүләттәге беренче кеше шулай дип әйткән икән, димәк бу сәясәт. Заманында бит ул минем сүзләрем канун буларак кабул ителергә тиеш дигән иде. Димәк, бу киләчәк хәрәкәткә бер күрсәткеч булып тора. Күпмилләтле Русиядә андый сүзләр әйтү йә аның вазгыятьне аңламавы, йә инде махсус шул милләтчеләрнең хәрәкәтен көчәйтү өчен эшләвен күрсәтә. Хакимият Мәскәүдә милләтара низаг вакыйгаларын күреп бераз куркып калды һәм аның нинди көч булуын аңлады. Хәзер инде шул көч белән уйнау башланды. Әгәр хакимият хәзер алар белән бер телдә “әңгәмә” кора икән, димәк, алардан курка булып чыга”, ди ул.

Айсин сүзләренчә, беренче тапкыр Русиядә башка милләт һәм диндәге халыкларның яшәве байлык түгел, ә бәла дип патриарх Кирилл әйткән иде. Һәм аны дүшәмбе Русия президенты Медведев дәвам итте.

“Бу очрашуда башка халыкларның рухи байлыклары турында бер сүз дә булмады. Димәк, төбәкләрдә кечкенә халыкларны кимсетү, аларның хокукларын бозу дәвам итәчәк. Чөнки җитәкчелек президент сүзенә нык игътибар итә”, ди ул.
XS
SM
MD
LG