Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

Татарстанда хокукларны күзәтүчеләр колониягә кертелмәгән


Татарстанда мәҗбүри ябып тоту урыннарындагы кешеләрнең хокуклары торышын күзәтүче җәмәгать комиссиясе әгъзалары Герман Алеткин һәм Владимир Рубашный Җәзаларны гамәлгә кую федераль хезмәтенең республика идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Алар әйтүенчә, Татарстандагы икенче санлы төзәтү колониясе башлыгы Фәргать Галләмов Татарстанның барлык төзәтү корылмаларына да керү рөхсәте булган комиссия вәкилләренә сишәмбе көнне колониягә керү мөмкинлеге бирмәгән.

Әлеге колониядә яңа ел алдыннан җитәкчелекнең 17-нче бүлекне тәртип бозганнарны гына яба торган җәза бүлмәсенә ябу карарына ризасызлык белдереп 23 кеше үзләренең кан тамырларын кискән булган.

XS
SM
MD
LG