Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гусь-Хрустальныйда хакимият җинаятьчеләргә булышуда гаепләнә


Русиянең тикшерү комитеты Владимир өлкәсенең Гусь-Хрустальный шәһәрендәге җирле хакимият һәм милиция җинаятьчел төркемнәргә ярдәм иткән дип белдерде.

Комитет вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, җинаятьчел төркемнәрнең 20 әгъзасы, ике милиция хезмәткәре һәм җирле үзидарәнең ике депутаты җинаять җаваплылыгына тартыла. Аларның җидесе, шул исәптән бер депутат инде хөкем ителгән.

Маркин шулай ук Гусь-Хрустальныйдагы җинаятьчел төркем җитәкчесе Андрей Мортазинның халыкара эзләүгә чыгарылуын да әйтте.
XS
SM
MD
LG