Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:02

Шүрәле төрле милләт балаларын якынайта


“Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе быел Русия күләмендә узачак. Башкортстан, Чуашстаннан, Кавказ, Краснодар, Свердловски, Ставрополь өлкәләреннән һәм Татарстанның 26 районыннан катнашырга теләк белдергәннәр.


Русиядә соңгы вакытта сәясәтчеләрнең әйдәп баручы һәм төп халык дип һәрдаим тәкрарлап торуы аркасында, рус милләтеннән булганнарның башкаларга түбәнсетеп каравы гадәти күренешкә әйләнү куркынычы туарга мөмкин, ди белгечләр.

Тукай вакыфы президенты Риман Гыйлемханов фикеренчә, Русиядәге төрле халыкларның милли йөзен билгеләүче әкияти геройлар хакында күршеләре бөтенләй белми диярлек үсә.

Риман Гыйлемханов
“Русия күләмендә уза торган “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесендә төрле милләт балалары катнашкач, алар халыкларның иҗади мирасына игътибар итәргә тиеш була. Бу балаларны үзеннән-үзе якынайтачак. Төрле милләт шәхесләренә, аларның иҗатына хөрмәт белән карарга өйрәтәчәк”, ди Гыйлемханов.

Русиядә гадәттә Мәскәүдән үк күрсәтмә килеп төшмәсә, ниндидер бер төбәкнең генә теләген бөтен ил күләмендә күтәреп алырга ашкынып тормыйлар. Мондый бәйгеләр вакытында Русиянең мәдәният министрлыгы, я булмаса фән һәм мәгариф министрлыгы махсус күрсәтмә әзерли.

Тукай вакыфы вәкилләре әйтүенчә, алар Мәскәүдән аерым бер күрсәтмә булмыйча да, бу эшне ерып чыгарга җыеналар. Чөнки Татарстанның мәдәният министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы, Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, “Татмедиа”, Татарстанның сынлы сәнгать музее да әлеге эшкә керешкән.

Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгына да әлеге бәйге булачагы турында хат җибәргәннәр. Русия дәүләт думасы депутаты, федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов та ярдәм итәргә вәгъдә биргән.

Беренче тапкыр үткән узган елгы бәйгедә чит төбәктән дә катнашучылар булган. “Республика күләмендә генә игълан итсәк тә, безгә Оренбурдан бер эш килеп төшкән иде. Шуннан соң без, бу бәйгене Русия күләмендә үткәреп карарга була, дип уйлана башладык. Узган ел башка өлкәләр дә катнашырга теләк белдергән иде, күрәсең, кыенсынганнар”, дип белдерде Тукай вакыфының башкарма мөдире Гөлназ Галимҗанова.

Риман Гыйлемханов сүзләренчә, әлеге бәйгедә җиңеп, эшләре игътибарга лаек дип табылганнар турында китап та басылып чыгачак. Җиңүчеләрнең эшләрен фотога төшереп, каталог әзерләнәчәк. Нинди әсәр нигезендә эшләнгән, шул әсәрдән өзекләр дә китереләчәк һәм укучы турында да мәгълүмат урнаштырылачак.
Гөлназ Галимҗанова

Шагыйрьләрнең олы бәйрәмнәре уңаеннан шигырь һәм рәсем, я булмаса хикәя язу бәйгеләре үткәрү гадәткә кергән. Ә Тукай фонды вәкилләре гамәли сәнгатькә караган бәйгене отышлы алым дип саный.

“Беренчедән, бу – бик читен жанр. Төрле-төрле әйберләрдән аны эшләү кыен. Тукай әсәрләреннән ниндидер образ тудыру да җиңел түгел.

Икенче яктан, шигырь ятлаганда укучы бары тик бер генә шигырен ятлап сөйли. Ә безнең бәйгедә ул Тукай иҗатына гомумән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Кайсы әсәренә карап эшлим икән, дип сайлап алырга тиеш була. Без үзеннән-үзе меңләгән укучыларны Тукай иҗатына яңадан тартабыз булып чыга”, ди Гыйлемханов.

Узган ел белән чагыштырганда, номинацияләр дә арткан. Укучылар чиккән, бәйләгән эшләрен, тактадагы рәсемнәрен, декоратив уенчыкларны, пыяладан һәм тимердән ясалган әсәрләрен дә җибәрә ала.

1 февральгә кадәр дәвам иткән беренче турга эшләнмәне төрле яклап төшереп, фотоларны tuкayfond@mail.ru адресына юллау кирәк. II тур 20 мартка кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 16 апрельдә булачак.

2012 елда исә, оештыручылар “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесен халыкара дәрәҗәгә күтәрергә җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG