Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

Керәшеннәрнең Нардуган бәйрәмнәре төгәлләнде. Аның соңгысы зурлап, Казан, Алабуга, Әлмәт, Мамадыш һәм Зәй кунаклары катнашында Чаллыда узды.


Шәһәрдә булган әлеге бәйрәмнең башка еллардан аермасы шунда иде – Нардуганда “Бермәнчек” Дәүләт керәшен ансамбле дә чакырулы булып, тамаша күрсәтте. “Бермәнчек”нең килүе сәбәпче булдымы, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына меңгә якын кеше килгән иде.

Тамашачыларны Чаллы хакиме урынбасары Флера Андреева котлады. Шәһәрнең керәшеннәр җәмгыяте рәисе Виталий Агапов бәйрәмне ачык дип игълан итте, халыкны күңел ачарга чакырды.

“Азатлык” хәбәрчесе Татарстан төбәкләрендә яшәүче керәшеннәрнең тормыш-көнкүрешләре, бәйрәмне ничек үткәрүләре хакында белеште. Алабуганың “Ак каз” ансамбле режиссеры Нина Елизарова-Сәмигуллина һәм ансамбль җитәкчесе Владимир Мираваев үз фикерләре һәм истәлекләре белән уртаклашты.

“Быел Алабугада Нардуган беренче тапкыр зурлап уздырылды. Тамашага татар туганнарыбыз да килде. Монда әби-бабаларыбызның кич утыру уеннары күрсәтелде, бию, җыр һәм такмаклар әйтелде.
Нина Елизарова һәм Владимир Мираваев

Мин Теләче районының Карабаян авылында туып үстем. Әти гармунчы, әни җырчы иде. 7 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр, Нардуган көннәрендә безнең өйдә гел кич утыру була иде. Кызлар кул эшләре алып килә. Егетләр, үзләрен танытмас өчен бишмәт-туннарын әйләндереп киеп керәләр иде. Хәтта җиңел генә табут ясап, шуңа үлгәнгә салышкан кешене алып кергәннәре дә булды”, дип искә ала Нина Елизарова.

“Алабугада Нардуган беренче тапкыр узса да, аңа кадәр Казан, Мамадыш, Чаллыда узган бәйрәмдә гел катнашып килдек. Ә үзебездә башлап йөрүче булмадымы, нигәдер калып килде. Ә Покрауны гел зурлап уздырабыз. Шулай да бернәрсә күзәтелә: моннан 15-20 ел элек безнең Алабуга “Ак каз” ансамбле тамашаларына керәшеннәр күп җыела иде. Соңгы вакытта керәшеннәр кимедеме, күчеп беттеләрме, халык аз килә”, ди В.Мираваев.
Кәләй артистлары

Чаллы Нардуганына Әлмәт районы Кәләй авылыннан килгән Спиридонова Зөһрә һәм Төхвәтуллина Анастасия белән дә сөйләшү булды. Алар әйтүенчә, Кәләйдә керәшен бәйрәмнәре даими уздырыла. Моның өстенә алар гел башка төбәкләргә дә чакырулы. 2007 һәм 2009 елларда Төркиядә, Кипрда булып, керәшен җырларын яңгыратканнар, биюләрен күрсәткәннәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG