Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:16

АКШ һәм Кытай валюта сәясәте турында сөйләшә


Һу Дзинтао һәм Барак Обама

Һу Дзинтао һәм Барак Обама

Вашингтонда ике ил башлыклары юань бәясе һәм Кытайның аны халыкара базарга чыгару омтылышы турында сөйләшә.

АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатларга дүрт көнлек дәүләт сәфәре белән килгән Кытай президенты Һу Дзинтаоны кабул итә.

Кытай җитәкчесен тантаналы каршылау Ак йорт каршында үтте.

Обама каршылау чыгышында кеше хокукларының мөһимлегенә басым ясап, “Тарих барлык илләрнең һәм барлык халыкларның хокуклары һәм җаваплылыклары үтәлгән, шул исәптән һәрбер кешенең гомуми кеше хокуклары сакланган очракта җәмгыятьләрнең килешле, илләрнең уңышлы һәм дөньяның гадел булуын күрсәтә”, - диде.

Әмма ике җитәкче арасындагы сөйләшүләрдә төп сүз кеше хокуклары түгел, ә икътисадый мәсьәләләр, шул исәптән Кытай акчасы юаньның бәясе турында барыр дип көтелә.

Күзәтүчеләр Һу Дзинтаоның бу сәфәре соңгы өч дистә елда Кытай җитәкчелегенең Кушма Штатларга иң мөһим сәфәре дип исәпли.

Әлеге сәфәргә бер атна кала, Кытай президенты Һу аналитиклар айларча фаразлап килгән нәрсәне ачык итеп әйтте. Кытай үз акча берәмлеге юаньне халыкара базарда АКШ долларының көндәше итәргә җыена.

Пекиңнең бу теләген Һу “The Wall Street Journal” һәм “The Washington Post” басмаларына интервьюда белдерде.

Һу доллар өстенлек иткән хәзерге систем ул үткән заман мирасы диде.

Әмма Лондондагы Capital Economics аналитик үзәгенең Кытай икътисады белгече Марк Уильямс, юань долларга көндәш булганчы, Кытайга бик күп тырышырга кирәк булачак әле дигән фикердә.

Аның әйтүенчә, бу алдагы ике-өч елда гына була торган нәрсә түгел, шулай ук мәсьәлә бу атнада АКШ һәм Кытай президентлары очрашуында гына да хәл ителә алмый.

Финанс базарын күзәтүчеләр соңгы арада Кытайның үз акчасын дөнья базарларына күбрәк чыгарырга тырышуы арта баруга игътибар итә.

Юань банкнотлары
Әле елъярым элек кенә юань Кытайның үзеннән читтә бөтенләй кулланылмый иде. Әмма хәзер инде Һоң-Коңда гына түгел, хәтта Кушма Штатларда һәм Европада да кайбер банклар үзләрендә юань хисаплары ачу мөмкинлеге бирә.

Кытайга импорт һәм экспорт тауарлары өчен Кытай акчасы белән түләү мөмкин. Моңарчы мондый сату-алу эшләрендә күбесенчә АКШ долларлары кулланылып килде.

Әмма юань белән түләнә торган алыш-биреш һәм Кытайдан читтәге юань хисаплары әле дә чагыштырмача бик аз булып кала.

Лондондагы Economist Intelligence Unit аналитик үзәгенең Кытай белгече Гарет Ледер да юань АКШ доллары белән алышка чыгу өчен тулысынча конвертацияләнүче акча булырга тиеш, ә моңа ул тиз арада гына ирешә алмаячак дигән фикердә.

Вашингтон белән Пекиң бер-берсенең валюта сәясәтен халыкара сәүдәдә һәм дөнья икътисадында проблемнар чыгаруда гаепләп килә.

Вашингтон Кытайны юань бәясен ясалма рәвештә түбән тотып, Кытайда ясалган тауарларга дөнья базарында бәя ягыннан гадел булмаган өстенлек бирүдә гаепли. АКШ белгечләре шулай ук Кытайның юань бәясен түбән тотуы АКШның Кытай белән сәүдәсендә зур дефицитка китерә дип исәпли.

Кытай рәсмиләре исә, АКШ федераль резерв банкы күләмле облигацияләр аша үсеш тәэмин итәргә тырыша һәм үсеп килүче илләрдә инфляциягә сәбәп була, дип зарлана.

XS
SM
MD
LG