Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү инде халыкның киенүенә үзгәреш кертмәкче


Урыс православ чиркәве Русиядә киенүгә гомум таләпләр (дресс-код) кертергә тәкъдим итә. Бу фикергә күптән түгел төзелгән мөфтият тә кушылды.

Урыс православ чиркәвенең дини генә түгел, ә сәяси, җәмәгатьчелек эшләренә тыкшынуы Русиядә инде гадәткә керде. Менә хәзер ул русияләрнең киенүеннән канәгать булмавына ишарәләде. Чиркәүнең җәмәгатьчелек белән мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы протоирей Всеволод Чаплин сүзләренчә, русиялеләргә киенү өлкәсендә гомум тәртипләр кертергә кирәк. Ул хәзер мәктәпләрдә һәм кайбер ширкәтләрдә бертөрле генә кием куллануны яхшы гамәл дип саный һәм бу тәртипне Русия күләмендә кулланырга чакыра.

Бу хакта Чаплин интернетта бер төркем җәмәгатьчелекнең патриарх Кириллга мөрәҗәгатеннән соң әйтте. 700ләп кеше имзаланган әлеге мөрәҗәгатьтә Чаплинның күптән түгел әйткән фикерләренә канәгатьсезлек белдерелә. Чыннан да, этникара мөнәсәбәтләргә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында Чаплин кыска итәктән йөргән хатын-кызларның көчләнүенә "алар үзләре гаепле" дигәнрәк фикер әйткән иде. Янәсе, хатын-кыз ачык кием белән йөреп, үзе кавказлыларны гына түгел, хәтта урысларны да бу адымга этәрә.

Интернетта Кириллга мөрәҗәгать белән чыгучылар Чаплинны көчләнү проблемасы урынына хатын-кыз киемен тикшерү мәсьәләсенә күчүдә гаепләделәр.

“Тышкы кыяфәт ул һәркемнең шәхси эше һәм нинди киемнән булуына карамастан, һәр кеше сексуаль яктан кагылгысыз булырга тиеш”, диелә документта.

Всеволод Чаплин
Ләкин протоирей Всеволод Чаплин алай дип санамый. Аның сүзләренчә, беркайчан да һәм бер генә халыкта да тышкы кыяфәт мәсьәләсе 100%ка кешенең үз шәхси эше булып тормады.

“Җәмәгатьчелек урыннарында, институтта, эштә хатын-кызның үзен ничек тотуы бу аның шәхси эше генә түгел. Ир кешеләргә бу бик кагылмый. Кыска ыштан, башмак, майкадан йөргән ир кеше шулай ук хөрмәткә лаек түгел. Әгәр ул сукбай булса, аны кызганып кына була”, ди ул.

Чиркәү рухание шулай ук иннек буяган хатын-кызларны шамакайга тиңләгән сүзләрне китерә. Аның фикеренчә, мондый хатын-кыз шул рәвешле урамда үзенә гомер юлдашы табарга теләсә, нык ялгыша икән.

XXI гасырда бу хакта сөйләү дә сәер

Мәскәү-Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева Урыс православ чиркәвенең хатын-кыз һәм ир кешеләргә кием тәртибен булдыру тәкъдимен тәнкыйтьләп чыкты. Ул дөньяви дәүләттә моның мөмкин түгеллеген әйтә. Аның сүзләренчә, чиркәү башта киемгә бәйләнер, аннары инде иннек буяуны да тыя башлар.

“Һәркем ничек тели, шулай киенергә тиеш. Чечняда җәмәгатьчелек урыннарына хатын-кызны яулыксыз кертмиләр. Бу мөселман кием тәртибе. Хәзер инде православлар үзләренекен кертмәкче. Аннары тагын башкаларны уйлап табарлар”, ди Алексеева.

Чиркәүнең фикеренә яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтияте тә кушылды. Аның башкарма идарә җитәкчесе Мөхәммәтгали Хуҗин ата-аналар балаларына киенү өлкәсендә үрнәк күрсәтергә тиеш дип саный. Шулай ук Чечня президенты Рамзан Кадыйров та чиркәү тәкъдимен хуплавын әйтте.

Казандагы дизайнер Рөстәм Исхаков исә XXI гасырда кием тәртибе турында сөйләү бернинди кысага сыймый дип саный.

“Һәр кеше үз шәхсиятен кием аша күрсәтте, шуңа күрә моны тыю турында сөйләү дә мәгънәсез. Шулай ук кеше хокукларын чикләү булырга тиеш түгел. Кемнең ничек киенүе ул шул кешегә генә карый торган мәсьәлә”, ди ул.
XS
SM
MD
LG