Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфәт Зиннуров: "Интернет аркасында дискларым начар сатыла"


Зөлфәт Зиннуров
Зөлфәт Зиннуров

Бу егетнең “В контакте”дагы битендә 10 мең дусты бар. Тагын 12 мең кеше дус булырга өмет итеп утыра: Зөлфәтнең “дуслашырга риза” дигән төймәгә басуын көтә. Интернетның уңай һәм тискәре яклары хакында Зөлфәт Зиннуров белән әңгәмә корабыз.

Журналист, шоумен, җырчы Зөлфәт Зиннуров үзенең фанатлары белән интернетта актив аралаша. Интернетны ул иҗатның гына түгел, ә тормышның аерылгысыз өлеше дип саный. Зөлфәтнең шулай ук үз сайты да бар икән.

Зөлфәт, син җырчылар арасында интернетта иң актив аралашучы кешеләрнең берсе. Иҗат кешесе буларак син интернетны нәрсәдә файдаланасың?

– Бүген интернет шушы өлкәдә генә эшләүчеләр өчен түгел, бөтен кешегә дә кирәк. Элек нидер этәрү, тәкъдим итү, рекламлауда телевидение, радио һәм газетлар алдынгы урында торса, ул яктан хәзер интернет өстенрәк.

Әлбәттә, интернетның уңай ягы да, тискәресе дә бар. Начар, чөнки хәзер минем дискларым яхшы сатылмый башлады. Интернетта барысы да ачык, барысы да бар. Шуннан гына тыңлыйлар, диск сатып алырга ашкынып торучы юк. Бу – зур проблема.

Алайса ник җырларыңны интернетка чыгарасың?

– Чыгармый да булмый шул. Берничәсен булса да салырга кирәк. Бу балык тотуга охшаган: башта җим сибәсең, аннары гына балыкны тотасың. Шуңа башта шул җырларны эләм. Аны тыңлыйлар, кызыксыналар. Соңрак интернетта язып куям: “альбомым чыкты” дип.

Хәзер болай да итәләр: интернетта җырларны сатып алу мөмкинлеге генә бар. Бу авторлык хокукларын саклау өчен эшләнә. Бүгенге көндә күп кенә чит илләр, мәсәлән, Германия интернетта җырларны, фильмнарны бушлай урнаштыру, таратудан баш тартты.

Американы әйткән дә юк. Анда автор рөхсәтеннән башка шул продуктларны урнаштыру закон белән эзәрлекләнә. Безгә бу кайчан килеп җитәр – билгесез.

Син концертлар белән еш кына Татарстан районнарына чыгып йөрисең. Әлеге эштә интернетның ярдәме тияме?

– Әз булса да ярдәме бар. Хәзер авылларга барып карасаң, бөтенесе интернетта утыра. Минем энекәш-сеңелкәшләрем, мәсәлән, барысы да “В контакте” белән “җенләнә”. Авылда бер-ике кешенең интернеты булса, инде бөтен авыл беләчәк дигән сүз. Ә һәр авылда интернетлы кеше бар.

Синең “В контакте”дагы дусларың көнләп түгел, сәгатьләп үсә. 10 мең – байтак сан. Ничек җыеп бетердең аларны?

– Алар 10 меңнән күптән артып китте инде. Күренмичә, “эленеп” торучылары 12 меңгә якын. Аларны куша да алмыйм. Чөнки 10 мең генә мөмкин икән. “Ник дусларга кушмыйсың?” дип үпкәләп язучылар да күп. Барысына җавап та биреп бетереп булмый.

Су буе текст язарга кирәк. Ләкин барлык язучылар белән элемтәдә торырга, аралашырга тырышам. Менә күптән түгел генә әйттеләр: ниндидер әйбер куйсаң, нидер эшләтсәң, дусларың 10 меңнән дә артып китәргә мөмкин икән. Бу мине шатландырды.

Җырчыларның аккаунтлары гадәттә берничә була. Кайсы чын, кайсы ялган икәнен белеп тә булмый. Сиңа да “псевдо-Зөлфәтләр” очрыймы?

– Тикшереп караганым да юк. Синең интернет бармы монда? Әйдә тикшереп карыйбыз. Менә икәү бар икән.

Синең “В контакте”дагы битеңдә шактый хулиганчарак видеолар да бар. Берсендә сез дусларыгыз белән бераз “җылымса” да бугай. Димәк, интернетта синең кысалар шактый киңрәк, мондый нәрсәләрне дә рөхсәт иткәч инде...

– Халык бит барысын да җитди кабул итәргә өйрәнгән. Менә безне тыңлаучылар, укучылар хәзер сине дә, мине дә бик интеллигент кеше дип уйлыйдыр. Ләкин ул бит алай түгел.

Ул видеода без дуслар белән бәхәсләштек. Бер дустым әйтә: минем телефоным суда батмый ди. Шулай итеп телефонын ярты сәгатькә ярты чиләк суга салып куйдык. Әгәр дә телефон эштән чыкса, мин җиңдем. Әгәр эшләсә, ул – җиңүче.

Кем отты соң?

– Бөтен кеше шул сорауны бирә. Видеоның икенче өлешен, ягъни кем җиңгәнен әлегә элмәдек.

Синең үз сайтың да бар. Ул zinnur.su адресында урнашкан. Ул гына җитми мени?

– Аны Мәскәүдә яшәүче татар егетләре эшләде. Әмма мин аны яңартып бара алмыйм. Шуңа күрә бераз уңайсыз. Сайт өстендә гел эшләргә кирәк. Бүген ул тик тора. Анда керүче дә юктыр дип уйлыйм.

Җавапларың өчен рәхмәт. Теге видеодагы бәхәстә отуыңны теләп калам.

* * *

Кайбер җырчылар “үз сайтыбызны булдырмыйбыз, чөнки барысын да ачып салырга яратмыйбыз”, “тамашачы өчен серле булып каласыбыз килә”, “барнәрсәне интернетка чыгарырга каршы без” диләр.

Гадәттә мондый кеше интернеттан бик ерак була. Эш сайт ясату бәясендә дә түгел. Эш шунда ки, интернет – ул чит дөнья. Һәм ул алар өчен сикереп чыга алмаслык бер койма белән чикләнгән.

Бу нисбәттән интернет белән дус булырга тырышкан, үз тамашачысына пәрәвез аша якынрак булырга омтылган бер-ике дистә татар җырчысы башкалар өчен үрнәк булып торадыр.
XS
SM
MD
LG