Accessibility links

Тунис министрлары элекке президент фиркасеннән чыкты


Туниста хакимияттән төшерелгән президент Зин әл-Габетдин бин Галинең Демократик конституцион берләшмәсендә булган барлык министрлар бу фиркадән чыкты.

Бу турыда Тунисның дәүләт телевидениесе хәбәр итте.

Атна башында премьер-министр Мөхәммәт Ганнуши һәм президент вазифаларын башкаручы Фуад Мебазза да аннан чыгуларын белдергән иде.
Кичә бин Гали гаиләсеннән булган 33 кеше илдән качарга маташканда кулга алынды.

Чәршәмбе көнне шулай ук яңа төзелгән милли бердәмле хөкүмәте карары белән төрмәләрдән барлык сәяси тоткыннарның чыгарылуы игълан ителде.
XS
SM
MD
LG