Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:12

Кытай президенты АКШ Конгрессына килә


Кушма Штатларга дүрт көнлек дәүләт сәфәре белән килгән Кытай президенты Һу Дҗинтао бүген АКШ конгрессы әгъзалары белән очрашачак.

Кәсепчеләр белән очрашу өчен Чикагога китәр алдыннан Һу Дҗинтао бүген шулай ук Вашингтонда Америка-Кытай мөнәсәбәтләре турында чыгыш ясый.

Чәршәмбе, сәфәрнең беренче көнендә ул АКШ президенты Барак Обама белән очрашып сәүдә-финанс мөнәсәбәтләре, шул исәптән Кытай акчасы юаньнең бәясе турында сөйләште. АКШ юань бәясе кытай таварларына халыкара базарда өстенлек бирү өчен ясалма рәвештә түбән тотыла дип исәпли.

XS
SM
MD
LG