Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски татарларына Украинадан хат килде


Азат аганың төрле чорда төшкән сурәтләре
Азат аганың төрле чорда төшкән сурәтләре

Хабаровски милли иҗтимагый оешма җитәкчесе Сәрвәретдин Туктаров исеменә хат килеп иреште. Бу хатны ерак Донецки шәһәрендә яшәүче Азат әфәнде Әхмәров язган.


Тумышы белән Башкортстаннан булган 87 яшьлек Азат Әхмәров әлеге вакытта Украинада яши. Хабаровски милли оешмасы, аның җитәкчесе адресын белмәсә дә, югалып калмый ул. Хат аша туры Хабаровски мэры Александр Соколовка мөрәҗәгать итә.

“Хөрмәтле мэр! Сезгә отставкадагы беренче ранглы капитан, Бөек Ватан сугышында катнашкан, инде бетеп баручы бөтен бер буын вәкиле буларак язам”, дип башлый үзенең хатын Азат Әхмәров.

Ул 1942 елны бик яшьли сугышка алына. Бу гади генә татар кешесенең гомере туган авылы Кыткыдан чыгып киткәннән бирле руслар арасында үтә. “Ләкин туган телемне онытырга теләмим, хәтта шигырьләр язам. Көн саен Прагадан татар телендә “Азатлык” радиосы тапшыруларын тыңлыйм”, ди ул Хабаровски мэры Александр Соколовка язган хатында.
Азат ага хатында үзе язган шигырьләрен дә җибәргән

15 ел буе Тын Океан флотында хезмәт иткән ветеранга Ерак Көнчыгыш төбәкләре яхшы таныш. Ә инде Хабаровски шәһәре татарларының бүгенге тормышы турында ул радиотапшырулар аша хәбәрдар булып тора.

Азат Әхмәров Александр Соколовтан милли оешма җитәкчесе исеменә язылган хатны Сәрвәретдин Туктаровка тапшыруын үтенә. Хатында үзе язган шигырьләрен дә җибәрә ул.

Сәрвәретдин Туктаров хат авторы, II Дөнья сугышы ветераны Азат Әхмәровка зур рәхмәтен белдерә. “Бөтен дөньяда сибелеп яшәүче якташларыбызның безнең турыда ишетеп торуына бик шатбыз.

“Азатлык” радиосын даими тыңлап кына калмыйча, безнең белән элемтәгә кереп, шигъри юллар аркылы үз фикерләрен җиткерүче Азат Әхмәровка олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!”, ди Сәрвәретдин Туктаров.

Азат аганың шигырьләрен исә Хабаровски татарлары бик яратты. Хәзер алар милли чараларда яңгырый, яшьләр аның шигъри юлларын ятлый.
XS
SM
MD
LG