Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:22

Сембердә урысларны "мәсхәрәләүчеләр" мәхкәмәсенең ахыры күренми


Наил Микеев һәм Равил Тимербулатов

Наил Микеев һәм Равил Тимербулатов

Чәршәмбе утырышы көн буе барасы мәгълүм булгач, ул соңгысы булыр дигән фаразлар ишетелгән иде. Алай булып чыкмады.


Утырыш шаһитлардан сорау алудан башланды. Башта 2009 елның октябрь аенда узган пикетны күзәтергә махсус җибәрелгән Марат Ишуковтан сорау алдылар. Утырышларның берсендә күрсәтелгән видеоязманы нәкъ шул яшь егет әзерләгән булган.

Үз чыгышында Марат пикетта нәрсәләр булганын бәйнә-бәйнә сөйләде. Аның фикеренчә, 2009 елдагы ул пикет православ диненә һәм урысларга каршы юнәлтелгән булган.

Аннан соң чакырылган шаһит Тумаев та шул ук юнәлештә сүз тотты. Бу ике шаһит әйтүенчә, алар пикетны күзәтү өчен махсус җибәрелгән булган. Шулай ук Микеев һәм Тимербулатов фатирларында тентүләрне һәм милиция бүлегенә китереп сорау алуларны, шикәр авыруы аркасында иза чиккән Тимербулатовны инсулин кабул итү мөмкинлегеннән мәхрүм итеп, шушы ике татар токымы балалары башкарган икән. Әлбәттә, өстән кушу буенча.

2009 елның октябрь аенда узган пикетны күзәтү өчен өлкә хөкүмәтенең ватандашлар берләшмәләре белән эш итү бүлеге башлыгы Антон Антипов та махсус җибәрелгән булган. Ул үз чыгышында урыс кешесен мәсхәрәләүче сүзләр булганлыгына да тукталды. Мәсәлән, “Иваны, не помнящие родства” дигән гыйбарә аның күңелен ифрат та тирән тырнаган икән. “Милләтара капма-каршылыкны вакытында туктатырга кирәк, аларны булдырмау – мөһимрәк”, диде ул үз чыгышында.

“Ә сез үзегезнең бабагызның бабасын беләсезме?” дигән сорауга, Антипов “Белмим” дип җавап биргәч, адвокат: “Нәкъ үзебезнең тамырларыбызны белмәү – бар илебезне шундый хәлгә төшерде дә инде”, дип өстәде.

Артабан Равил Тимербулатов “җинаятен” тикшергән Сергей Курушиннан сорау алдылар. Ул тикшерү эшләре алып барганда, Тимербулатовның шикәр авыруы хәлендә инсулин кирәк булуына карамастан, тоткынлык хәлендә адвокатсыз сорау алган. Аннан тыш, протоколда хакыйкатькә туры килмәгән сүзләр дә өстәгән. Курушин моны “опечатка” дип кенә аңлатты. Ә протоколда адвокатның да, Тимербулатовның дә имзалары юк. Шулай ук декабрь аенда булган сорау алу вакытын “февраль” дип төзәткән. Тимербулатовның авыру хәлдә булуын да белмәгән, имеш. “Җинаятьченең” авыруы турындагы сүзләрен игътибарга алмаган, чөнки аның тышкы кыяфәтеннән авыру булуы күренмәгән.

Шушы сорау алулардан соң мәхкәмә утырышында 2009 елның октябрь аенда узган пикетның видеоязмасын күрсәттеләр. Артабан, Микеевны, аның адвокаты Юрий Горобцовны һәм прокурорны хөкемдар янына чакырып, ике сәгатьтән артык вакыт “җинаятьченең” компьютерында сакланган мәгълүматларны барлауга сарыф ителде.

Мәхкәмәнең ахыры әлегә күренми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG