Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:52

“Казан сәяхәтләр бюросы” әнә шул исем белән туристик маршрут тәкъдим итә. Халык та, күренекле шәхесләр дә моңа каршы.


Әлеге исемдәге туристлык маршруты Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы үткәргән чарада республиканың 2010 ел туриндустриясендәге иң яхшы проектларының берсе буларак премия алган булган.

Министрлыкның матбугат хезмәте белгече Алия Шарапова сүзләренчә, “XXI гасыр туризмы” дип аталган бәйгенең жюриендә татарлар да булган. Аларның берсе – республиканың туристлык ассоциациясе башлыгы Рамил Мифтахов. Әлеге маршрутның исеменә мөнәсәбәттә беркем дә, нигә алай аталган, дигән сорау куймаган.

Әлеге сәяхәт програмын әзерләгән “Казан сәяхәтләр бюросы” (“Бюро путешествий Казань”, ягъни ООО “Алена”) бу 3 көнлек туристлык маршрутын Русиядәге мәктәп укучыларыннан торган төркемнәр өчен тәкъдим итә.

Балаларны сәясәткә тарту

Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев сүзләренчә, әлеге туристлык маршруты балаларны сәясәткә катнаштыруның бер алымы булып тора.

Разил Вәлиев
“Балаларга күрсәтеп тарихның иң катлаулы чорыннан акча эшләргә тырышу бернинди әхлак кысаларына да сыймый. Беренчедән, монда турыдан-туры сәясәт килеп катнаша. Безнең язылган һәм язылмаган кануннар белән дә балаларны сәясәткә катнаштыру тыела.

Монда милләтара мөнәсәбәт калкып чыга, ә ул инде турыдан-туры сәясәт дигән сүз. Кайсы яктан гына килеп карасаң да, татар халкы файдасына, Татарстан файдасына, рус халкы файдасына һәм Русиядәге милләтләр файдасына түгел”, ди Разил Вәлиев.

“Явыз Иванның Казанны алу кыйссасы” (“Сказ о том, как Иван Грозный Казань брал!”) дип аталган сәяхәт маршрутының җиңүенә һәм атамасына килгәндә, Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, саграк булырга кирәк иде, ди.

Сәяхәтчеләр үз күзләре белән күрәчәк


Алия Шарапова, маршрут алай аталса да, эчтәлеге аның бөтенләй башка дип, министрлыкны һәм турны әзерләүчеләрне акларга тырышты.

“Бу турны әзерләүчеләрнең максаты – Русия тарихында Казан ханлыгының урыны турында сөйләү. Сәяхәтчеләр ул вакытлардагы вакыйгалар булган урыннарны үз күзләре белән күрә ала һәм аларга тарихны сөйләячәкләр. Нәтиҗәдә татар халкы ничек итеп Русия тарихына йогынты ясаганны да белә алачаклар”, ди Шарапова.

Тарихны, бигрәк тә мәктәп балаларына, төрлечә тәкъдим итеп була. Явыз Иван Казанны басып алганда татарларның каннары елгалар сыман аккан, дип тә сөйләргә мөмкин. Шулай ук Русия үзен көчәйтү өчен Казан ханлыгын да яу белән кушкан, дип тә әйтеп була. Һәр әйтелгән сүз баланың күңеленә тәэсир ясамый калмый.

Исең китмичә дә тыңларга мөмкин


“Явыз Иванның Казанны алу кыйссасы” дип аталган маршрутны әзерләүчеләр тарихны дөрес итеп бирү, я булмаса бирмәүдә җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләми.

“Казан сәяхәтләр бюросы” турширкәте вәкиле Ольга сүзләренчә, алар бу маршрутны ширкәттәгеләр белән бергәләп эшләгәннәр. Татар төркеме килсә, аларның милли хисләренә тискәре йогынты ясамасмы, дигән сорау да туарга мөмкин бит.

“Әгәр сез моңа артык исегез китмичә генә карасагыз, сезгә яхшы итеп аңлатырлар һәм ул күңелегезгә тимәячәк”, дип аңлата Ольга.

Явыз Иван басып алучы буларак тәкъдим ителәме, әллә башка ягы белән ачыламы, дигән сорауга Ольга, анысы экскурсия үткәрүчедән торачак инде, дип җавап бирде.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы исә, экскурсия үткәрүчеләрнең һәр сүзе расланган һәм сөйләргә рөхсәт алынган булырга тиеш, ди.

Яңа ел алдыннан гына ике министрлык (мәдәният министрлыгы белән) үткәргән туристларның яшәеш челтәренә багышланган утырыш вакытында экскурсияләр һәм аларны үткәрүчеләрнең ниләр сөйләвенең контрольдә булмавы турында да әйтелгән иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә Татарстанда үткәрелә торган бөтен экскурсияләр дә рәсми рөхсәт алып өлгергән мени, дигән сорау да туа.

Моннан да әшәке исем булмас


Әйткән сүз – аткан ук, дигән халык. Халык язучысы, Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин фикеренчә, мондый исемдәге маршрутка 2010 елның иң яхшы проекты дип премия бирү карары аны чыгарган түрәләрнең үтә дә надан икәнлеген күрсәтә.

Туфан Миңнуллин
“Әгәр бу Татарстанны һәм аның тарихи урыннарын күрсәтү максатыннан икән, моннан да әшәкерәк исем табып булмый”, ди Туфан Миңнуллин.

Разил Вәлиев сүзләренчә, бүген бер-береңне аңлап, тату яшәү турында күп сөйләгәндә, мондый исемле сәяхәт маршрутын мактап бүләкләү халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерү өчен махсус эшләнгән кебек тоела.

“Балаларга кече яшьтән үк татар һәм рус халкы арасындагы бәрелешләрне күрсәтү дуслыкка һәм татулыкка ярдәм итәр, дип уйламыйм мин. Казанның тарихы бик бай. Явыз Иван алганнан гына тормый. Безнең бөек ханнарыбыз, бөек дәүләтләребез бар.

Атаклы шәхесләребез һәм тарихи һәйкәлләребез дә бар. Тарихта вакыйгалар да җитәрлек. Нигә тарихның иң кара өлешен сайлап алып балаларга тәкъдим иткәннәрдер, бу миңа берничек тә аңлашылмый”, ди Вәлиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG