Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Беларус хакимиятләрен хөкем итә


Бүген Страссбургта Европа парламенты чыгарган резолюция Беларуста оппозициягә каршы репрессияләрне хөкем итә һәм илдә яңа «ирекле һәм демократик сайлау үткәрергә чакыра.

Резолюциядә шулай ук Беларусның югары җитәкчеләренә Европа Берлеге илләренә керүне тыю һәм Минскига Халыкара валюта фонды аша ярдәмне тагын туктатып тору тәкъдим ителә.

Парламентта тавыш бирү алдыннан Европа Парламентының Беларус белән бәйләнешләр вәкиллеге башлыгы Яцек Протасевич резолюциягә төрмәдә утыручы президент намзәтләре һәм оппозицион фирка җитәкчеләре исемнәрен дә кертүне сорады.
XS
SM
MD
LG