Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран рәсмие: Тәһран уран баетуны туктатмаячак


Иранның Халыкара атом энергия идарәсендәге вәкиле Галиәскәр Солтания Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Тәһран уран баету эшеннән баш тартырга җыенмый, әмма бу оешма белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк диде.

Солтания Иранның тотрыклы атом ягулыгы тәэминатына гарантиясе юк, һәм әгәр дә аны җитештерүгә акча салынмаса, Бушер атом электр станциясенә салынган акча әрәм булачак диде.

Көнбатыш илләре Тәһран яшерен рәвештә атом коралы ясарга тырыша дип борчыла. Иран моны кире кага.

Бу ай ахырында Истанбулда Иранның БМО Иминлек шурасындагы биш даими әгъза ил һәм Германия белән сөйләшүләренең яңа өлеше башлана.
XS
SM
MD
LG