Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан махсус көчләрен Чечняга атакай озата бара


Татарстан эчке эшләр министрлыгының махсус көчләрен Чечняга православ рухание озата бара. Мөселманнар бу хакта белми.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының махсус көчләренең Чечняга баруы яңалык түгел, әмма беренче тапкыр алар белән атакай Виталий Беляев та юл алган.

“Вечерняя Казань” газетасы язуынча, ул анда кемдер кушканга түгел, ә үз теләге белән барырга булган. Чөнки хәрбиләргә сәфәрдә рухи яклау җитми дип саный.

Кайчандыр Беляев үзе дә милициядә хезмәт иткән, аннары бу эшен ташлап Казан янындагы авылда рухани вазифаларын башкарырга тотынган.

Аның сүзләренчә, инкыйлабка кадәр патша армиясендә дүрт меңләп православ рухание булган. Һәм алар сугышларда хәрбиләрне озатып йөргән.

Беляев фикеренчә, “кайнар нокта”да ул эшсез утырмаячак.

“Чөнки сугышчылар кинәт кенә тәре үбү йоласын үтәргә сорый һәм моны кыр шартларында башкарырга туры килә”, ди ул.

Шулай ук атакай үлгәннәргә җеназа чыгарга кирәк булырга мөмкинлеген әйтә. Чөнки Татарстаннан китүчеләрнең үлүе хакында да хәбәрләр булгалап тора. Соңгы тапкыр мондый хәл узган елның ноябрендә күзәтелгән иде.

Киңәшләшеп эшлибез

Пәнҗешәмбе Чечняга китүче махсус көчләр вәкилләре алар белән атакай баруына шатлануын белдергән. Чөнки хезмәтләре авыр булу сәбәпле, рухи ярдәм кирәк булачак икән.

Бу сәфәргә берәр имамның китүе турында бернинди дә мәгълүмат юк. Татарстан эчке эшләр министрлыгы каршында эшләүче Казанның “Хәтер” мәчет имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан атакайның китүенә бераз аптырап калды.

“Моңарчы анда дин әһеленең баруын белмим. Шулай ук хәзер дә атакайның киткәнен белмим. Һәм бу мөмкин дә түгел. Әгәр киткән очракта да һәрвакытта да православ һәм ислам дин әһелләре бергә барырга тиеш. Андый вакытта һәрвакыт минем белән киңәшләшәләр иде һәм без аңлашып эшлибез”, ди ул.

Салихҗан сүзләренчә, алар Чечняга китүче вәкилләрне үгет-нәсыйхәт белән үзләре озатып җибәрә. Һәм кайбер кешеләрнең дин әһелләре милиция эшенә тыкшынырга тиеш түгел дигән сүз белән килешмәвен әйтә.

XS
SM
MD
LG