Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

Вашингтон Кытай башлыгын протест чаралары белән каршылады


Ак Йорт каршындагы протест чарасы

Ак Йорт каршындагы протест чарасы

АКШ һәм Кытай җитәкчеләре сөйләшкәндә тирә-якта Кытайдагы кеше хокуклары очен борчылу авазлары яңгырады.

АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатларга дүрт көнлек дәүләт сәфәре белән килгән Кытай президенты Һу Дҗинтаоны кызыл келәмнәр, аш мәҗлесләре белән кабул итте.

Әмма Ак Йорт каршында Һу Дҗинтаоны каршылау вакытында, якындагы паркта җыелган йөзләрчә демонстрацияче аңа бөтенләй башка мөнәсәбәт күрсәтте. Парктан “Кытайга оят!” “Һу Дҗинтаога оят!” дип кычкырган тавышлар ишетелеп торды.

Ике җитәкче очрашуында каралган мәсьәләләр шактый төрле иде. Алар Кытай белән АКШ арасындагы сәүдә-финанс мөнәсәбәтләре турында да, Корея ярымутравындагы хәрби киеренкелек турында да, климат үзгәрешләре турында да сөйләште.

Кеше хокукларын яклаучылар исә, мондый күп темалар арасында Кытайдагы кеше хокуклары мәсьәләсе күмелеп калырга мөмкин, дип борчылды.

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы Freedom House оешмасы күптән түгел үз хисабында Кытайны ирек булмаган илләр рәтенә керткән иде.

Үзара мөнәсәбәтләрдә кеше хокуклары торышының әһәмиятен Кытай җитәкчесен каршылаганда Обама да йомшак кына итеп телгә алып узды.

Һу Дҗинтао (с) белән Барак Обама матбугат очрашуында
“Тарих барлык илләрнең һәм барлык халыкларның хокуклары һәм җаваплылыклары үтәлгән, шул исәптән һәрбер кешенең гомуми кеше хокуклары сакланган очракта җәмгыятьләрнең килешле, илләрнең уңышлы һәм дөньяның гадел булуын күрсәтә”, диде АКШ президенты.

Вашингтонның башка урыннарында исә Кытайдагы кеше хокуклары торышы турында чыгышлар шактый кискен булды.

Ак Йортта Һу белән Обама уртак матбугат очрашуы үткәргәндә, шәһәрнең төрле урыннарында конгрессменнар, Кытай диссидентлары, Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр, Amnesty International, Уйгыр американ берләшмәсе, Тибет өчен халыкара кампания һәм хөкүмәттән бәйсез башка оешмаларның вәкилләре журналистлар белән очрашып, Кытайда кеше хокуклары торышын тәнкыйтьләде.

Активистларның төп максаты Обаманың Кытайдагы кеше хокуклары торышын АКШ белән мөнәсәбәтләрдә мөһим урынга күтәрүенә ирешү иде.

Крис Смит
Республикан конгрессмен Крис Смит "Һуның бу сәфәре АКШның Кытайдагы кеше хокуклары мәсьәләсенә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш", диде.

Ул шулай ук Кытайда төрмәдә утыручы хокук яклаучы Лиу Сяобоның быелгы Нобель Тынычлык бүләген алырга килә алмавын Пекиңнең каты кул сәясәтенә ачык мисал дип атады.

Конгресстагы матбугат очрашуында Кытайда уйгыр халкының хокукларын яклаучы Рәбига Кадыйр да катнашты.

Ул АКШ президентын Кытайга мөнәсәбәтне үзгәртергә чакырды.

Рәбига Кадыйр журналистлар алдында чыгыш ясый
“Хәзер Кытайда һәркемнең күзе АКШ президенты Обама белән Кытай президенты Һу арасындагы очрашуга юнәлгән. Чөнки анда миллионнарча кеше, президент Обама авторитар хөкүмәттән азап чигүче уйгырларның, тибетләрнең һәм кытайларның кеше хокуклары мәсьәләсен күтәреп, күп нәрсәне үзгәртә ала, дип исәпли. Без президент Обама Кытай хакимиятеннән азап чигүче миллионнарча кешенең өмет-хыялларын җимермәс дип уйлыйбыз”, диде Кадыйр.

Конгресстан чыккач уйгыр вәкиле Ак Йорт каршындагы йөзләрчә демонстрациячегә барып кушылды. Андагы уйгыр, Тибет, Тайвань әләмнәре Ак Йорт каршында Һуны каршылау хөрмәтенә бергә күтәрелгән АКШ һәм Кытай әләмнәреннән күпкә артыграк иде.

Шул демонтстрациячеләрнең берсе, Нью-Йоркта теркәлгән Студентлар ирекле Тибет өчен исемле төркем активисты Тензин Долкар “Президент Һу Дҗинтао Кытайны дөньяга ачык һәм демократик ил итеп күрсәтергә тырышты, әмма моңа ирешә алмады. Аның Тибеттәге каты көч куллану сәясәте һәм үзенең Кытай халкына карата кылган начарлыклары Кытайның әле дә үзгәрмәгән, репрессив һәм авторитар дәүләт булып калуын күрсәтә”, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG