Accessibility links

Мостафа Җәмилоглу: "Сәяси көчебез кимеде"


Мостафа Җәмилоглу
Мостафа Җәмилоглу

Кырым Автономиясенең 20 еллыгы билгеләнгән көнне Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу яңа хакимият белән кырымтатарлары арасындагы мөнәсәбәтләргә бәя бирде.


20 гыйнвар – Кырым Автономиясе көне. 1991 елда референдумда катнашкан халыкның 93% автономиясен торгызу өчен тавыш бирде. Соңыннан Кырым бәйсез Украина эчендәге автономия итеп теркәлде.

Кырым Русиянекеме – Украинаныкымы дигән бәхәсләр шул вакыттан бирле тынмый. Бүген дә Акмәчет буйлап рус милләтчеләренең урам җыеннары узды, алар "Кырым – рус җире" дигән шигарләр тотып чыкты.

"Украинада соңгы президент сайлавыннан соң хакимияткә Регионнар партиясе вәкилләре килгәч, кырымтатарларының сәяси көче кимеде", ди Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу.

“Хакимияттә утыручыларның 40% Донецки өлкәсеннән китерелгән Джарты (Кырым хөкүмәте башлыгы) кешеләре. Кайвакыт аларның гамәлләре башка сыймаслык була, мисал өчен, зират башлыкларын алмаштырып хакимиятләр үз вәкилләрен билгели. Безгә яклау хәзер Киевта да, Кырымның үзендә дә бетте”, ди Җәмилоглу.

Яңа хакимиятне Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилоглу "оккупацион хакимият" дип саный.

Бу атнада Мәҗлес рәисе Киевта парламент утырышында катнашкан вакытта Кырым хөкүмәте башлыгы Василий Джарты телевидениедә ясаган чыгышында кырымтатарларын канунсыз алган җирләрне кире кайтарырга чакырды. "Бу эшне Мәҗлес рәисе оештыра ала", диде ул.

Моңа җавап итеп, Мостафа Җәмилоглу, кырымтатарлары алган җирләрнең Кырымдагы барлык җирнең бик кечкенә өлешен тәшкил итүе һәм һәр җир кишәрлегенең аерым тикшерелүе кирәклеге турында әйтте.

"Кырымтатар халкы көч куллануга каршы, әмма Джарты хөкүмәте йортлар төзегән кешеләрне куа башласа, кырымтатар халкы ачуын тыя алмаячак, халыкның хисләрен Милли Мәҗлес тә тыя алмаячак", диде Мәҗлес рәисе.

Кырымтатар хәрәкәтендә бүленеш бар

Кырымтатар хәрәкәтендә дә бүленеш бар, барлык көчләр Мәҗлес тирәсендә генә тупланмый.

Чәршәмбе көнне "Авдет" исемле иҗтимагый оешма вәкилләре Киевта булган матбугат очрашуында кырымтатарларын хакимиятләр белән хезмәттәшлек итәргә чакырып белдерү ясады. Оешма вәкиле Ренат Шәймәрданов, Мәҗлесне "халык мәнфәгәтьләреннән ерак торган, эш алымнары белән искергән оешма" дип атады.

Мостафа Җәмилоглы Абдулла Гүл белән
“Бу белдерүнең бер ягы белән килешәм – рәислектән китәргә күптән вакыт. Әмма Мәҗлес халкыбыз сайлаган иҗтимагый оешма булганга күрә, сайлау нәтиҗәләрендә йомгаклар башка төрле була. Без сәяси оешма түгел. Әмма кемдер Мәҗлес рәислегенә яңа кеше килер дә, халык аларны якын итә башлар, дип уйлый икән – нык ялгыша. Мәҗлесне халык сайлый,” диде Җәмилоглу.

Милли Мәҗлес рәисе бу көннәрдә Әнкарада. Кичә ул Төркия президенты Абдулла Гүл, бүген премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.

Мостафа Җәмилоглу Төркия җитәкчелегенә Кырымда төзелеш, милли мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәләрдәге төрле проектларда хезмәттәшлек тәкъдим итеп, уңай җавап алганын белдерде.
XS
SM
MD
LG