Accessibility links

Алинә Кабаева "Барби" курчакларына көндәш булмакчы


Алинә Кабаева Владимир Путин белән
Алинә Кабаева Владимир Путин белән

Күренекле спортчы, Олимпия гимнасты, Дәүләт Думасы депутаты Алинә Кабаева үзенең курчакларын чыгарырга җыена.

Бу курчаклар Кабаеваның хәйрия вакыфы үткәрәчәк балалар бәйгесендә катнашучыларга бүләк итү өчен чикләнгән санда гына ясала.

Бу курчаклар өчен ул патент та алып башкалар өчен аларны күпләп җитештереп акча эшләү юлын алдан ук ябып куярга җыена. Шулай итеп, тиздән Кабаеваның спортчы, җырчы, телевидение алып баручысы һәм сәясәтче кыяфәтендәге курчаклары барлыкка килергә мөмкин.

Әмма Кабаева вәкиле әйтүенчә, бу проект әле ният дәрәҗәсендә генә икән. Әлегә аның дизайны да эшләнмәгән, җитештерүче дә табылмаган.

“Алинә курчакларын" гимнаст балаларның шулай ук Алинә исемендәге бәйгесендә катнашучыларга таратырга җыеналар. Курчаклар анда һәрбер балага эләксен өчен кимендә 500 данә кирәк булачак.

Белгечләр фикеренчә, бүләк тартмасын да исәпләгәндә, бер курчакның бәясе мең сумнан артып китәчәк.

Ул курчакларны җитештерүгә намзәтләрнең берсе Кировтагы Весна ширкәте була ала. 2005 елда стилист һәм җырчы Сергей Зверевның анда ясалган кечкенә курчаклары бик үк матур килеп чыкмаса да, Зверев үзе аларны ошатуын әйткән иде. Аларның берсе хәтта аукционда 28 мең сумга сатылды да.

Алинә Кабаеваның курчакларына шулай ук әле исем дә табылмаган. Алинә исемле башка төрле курчакларны җитештерүчеләр инде шактый. Аларга бу исемне куллануны тыю мөмкин булмаячак. Моңа хәтта аның Русия премьер-министры Владимир Путин белән якынлыгы турындагы имеш-мимешләр дә ярдәм итә алмас кебек.
XS
SM
MD
LG