Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:12

Европа Шурасының парламент мәҗлесе вәкилләре хисабында кореялар һәм чеченнарның проблемнары турында язарга җыена. Ә менә БДИны татарча бирдертмәү мәсьәләсе аларны тетрәндермәде.


Берничә көн буе Европа Шурасының парламент мәҗлесе мониторинг комиссиясе өчен хисап әзерләүче вәкилләр Татарстанда кеше хокуклары, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын өйрәнеп йөри. Швейцария вәкиле Андреас Гросс һәм Романия депутаты Гиорги Фрунда беренче көнне Казанда яшьләрнең патриотик һәм армиягә әзерлек үзәге белән танышты, Татарстан президенты белән очрашты, православ һәм мөселман дине әһелләре белән дә сөйләшеп алды.

Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда 2008 елда Русиягә Европа Шурасы күзәтүчесе буларак килгән Андреас Гросс сәяси сораулар да биргән.

Аерым алганда ул фиркаләр арасында көндәшлек, төбәкләрдә туры сайлауларны гамәлдән чыгару, җирле һәм федераль мәгълүмат чараларында ирекле фикер белдерү мәсьәләсе белән кызыксынды. Әмма президентның матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә Рөстәм Миңнехановның бу сорауларга җаваплары китерелмәде.

PACE вәкилләре Андреас Гросс (с) һәм Гиорги Фрунда(у), Казан, 20 гыйнвар 2011 ел.
Шулай ук рәсми сәфәрнең беренче көнендә, 20 гыйнвар кичендә, Европадан килгән кунаклар Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда эшләүче милли мәдәни үзәк җитәкчеләре белән рәсми очрашу уздырды. Анда президент идарәсе вәкилләре, кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе дә булды.

Русия халыклары һәм БДБ, ерак чит илләрдән килгән халыкларның милли оешма җитәкчеләре башлыча Татарстандагы милләтара татулык, халык һәм хакимият ягыннан яхшы мөнәсәбәт булуы турында сөйләде.

Хәтта башка җирдә Татарстандагы урысларның проблемнары турында сөйли торган рус җәмгыяте башлыгы Александр Салагаев та: “кыенлыклар бар, мөмкин булганын эшләргә тырышабыз”, дип әйтү белән генә чикләнде.

“Мәгариф” берләшмәсе башлыгы Наил Туктамышев Европа Шурасы вәкилләренә: “Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирдертмәү һәм аның югары мәктәптә танылмавы татарларны бик борчый”, дип белдерде. Әмма аның киләчәктә хәл ителүенә өметләнүен дә әйтте.

Европа Шурасы парламент мәҗлесе өчен хисап әзерләүче рәсми вәкилләр бу сорауны язып алды, әмма аңа сәяси бәя бирүдән тыелып калды.

Корея белән чеченнар зарланды

Милли мәдәни оешмалар белән очрашуда проблемнар һәм кыерсытулар турында ике генә кеше әйтергә кыйды. Корея мәхәлләсе башлыгы Рудольф Ким “Безнең мигрантларга виза, теркәлү турында бар документлар тәртиптә булган очракта да, гел штраф салалар” дип зарланды. “Ә бит Төньяк кореялар иң яхшы төзүчеләр булып санала”, дип сыкранды ул.

Чеченнар мәхәлләсе җитәкчесе теркәлү проблемнарына зарланды. Ул, Чечнядан Казанга укырга җибәрелгән яшьләргә паспорт хезмәтендә башкаларга караганда катырак таләпләр куела, диде.

Алардан килү максатларын аңлатуны сорыйлар, Чечнядан булган абыйлары, апалары, туганнары, ата-аналары турында мәгълүмат җыялар, аларның ни белән шөгыльләнүе турында кызыксыналар, дип сөйләде Селим Сусаев.

“Без бу проблемны 15 ел буе чишәргә тырышабыз, әмма алга китеш юк. Җирле хокук саклаучылар бу тәртипне йомшартырга теләр иде, әмма моны Мәскәү таләп итә”, дип аңлатты рәсми очрашуда Татарстандагы чеченнар оешмасы башлыгы Сусаев.

Ул, гомумән, Русиядә чеченнарга мөнәсәбәт шәптән түгел, мәгълүмат чараларында гел чеченнарның гаебен күпертәләр, дип белдерде. “Мәскәүдә футбол җанатарын кабарда-балкар үтергән – чеченнар гаепле. Имеш без Кызыл мәйданда лезгинка биегәнбез”, диде ул.

Европа Шурасының парламент мәҗлесе вәкилләре бу сүзләрне дә язып алды. Әмма Сусаев, әле күптән түгел генә Казанда Чечнядан килгән яшьләрнең өйләрендә шартлаткычлар табылуы, турында әйтмәде.

Таҗик, үзбәк һәм башка мәхәллә җитәкчеләре мигрантларның теркәлү, ватандашлык алу проблемнары турында бер сүз әйтмәде, киресенчә милли мәдәни үсеш өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуы хакында әйтте.

Европа вәкилләренең җавап сүзе

Очрашу ахырында Европа Шурасы вәкилләре: "Сез безнең Татарстан турында туган уңай фикерләбезне дәлилләдегез", дип әйтте. Парламент мәҗлесе әгъзасы Андреас Гросс: "Без хакимиятнең милли азчылыкларга күрсәткән ярдәмен хуплыйбыз һәм моны яклаячакбыз. Чөнки без, дәүләтнең милләтләргә мөнәсәбәте аның демократия ягыннан өлгерлеген күрсәтә, дигән фикердә торабыз”, диде.

Әмма шул ук вакытта Корея һәм чечен милли оешмалары җитәкчеләре атаган проблемнар Европа Шурасы депутатларына зур тәэсир ясады, күрәсең. Андреас Гросс, штраф салу һәм паспорт хезмәтендә өстәмә мәгълүмат җыюны милли яктан кыерсыту дип атады һәм бу фактларны Европа Шурасы парламент мәҗлесе өчен әзерләнә торган хисапка кертәчәкбез, дип ышандырды.

Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирдертмәү мәсьәләсенә килгәндә, Гросс сәяси дискуссия башларга теләмәвен белдерде.

Парламент мәҗлесе вәкиле Гиорги Фрунда Татарстан турында яхшы фикердә калган. Ул “республикада татар һәм рус телләре тигез кулланыла, бу Европа илләрендә дә юк” дип, соклану белдерде. “Европа Шурасы хартияләрендә һәм конвенцияләрендә милли азчылыклар, төбәк телләре, җирле үзидарә турындагы төп маддәләр Русиядә расланмаган очракта да, Татарстанда тулы күләмдә кулланыла” диде Фрунда.

Әмма очрашуда әйтелгән бер фикер Европа Шурасы парламент мәҗлесе вәкилләренең ачуын чыгарды. Беларус оешмасы җитәкчесе: "Беларуска нигә каты бәреләсез, Югославиядә әнә халыкка бомба аттылар", диде.

Бу сүзгә Европа кунакларының икесе дә җавап бирде. Алар “без һәрвакыт сайлау хокукы бирелмәгән кешеләрне яклаячакбыз, Беларуста булган көч кулланулар – кабул ителмәслек хәл”, дип белдерде.

Европа вәкилләренең хисабы нинди булыр?

Европаның рәсми вәкилләрен озатып йөргән Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллек хезмәткәре Михаил Столяров: “Европа Шурасы парламент мәҗлесенең күзәтүчелек комиссиясе вәкилләре әзерләгән хисап гомум алганда позитив булачак дип өметләнәм, әмма алданырга да ярамый”, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Страсбургтан килгән кунаклар Русиядә кеше хокуклары торышын Татарстан һәм Мәскәү мисалында язачак. Ике ел алар Чечнядагы хәлләрне күзәткән, бу юлы "толерантлык үрнәге" дип, Татарстан сайлап алынган, диде Столяров.

Проблемнар бар икән


Европа Шурасы парламент мәҗлесе вәкилләре киткәннән соң, чын проблемнар турында сөйләшү булып алды.

Александр Салагаев
Рус оешмасы җитәкчесе Александр Салагаев, күптән түгел Казан урамнарында үткәргән йөгерештә катнашучы яшүсмерләрне үзләрен “Антифа-Дагыстан” дип атаучы яшьләрнең каты кыйнавына зарланды.

Бу хакта ул президент идарәсендә эчке сәясәт бүлеге башлыгы Александр Терентьевка һәм Дагыстан оешмасы җитәкчесенә дә әйтте.

Рус оешмасы башлыгын борчыган шушы һәм башка проблемнар турында Европа вәкилләренә әйтмәвен ул “Алар ярдәм итә ала мени, алар килер дә китәр, бу – эчке мәсьәлә, үзебез хәл итәрбез”, дип аңлатты.

Парламент мәҗлесе вәкилләренең програмында шулай ук баш прокурор, мәхкәмә вәкилләре белән сөйләшү, 2нче колонияне күрү, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, Татарстан җәмәгать пулаты вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG