Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Казанның Камал театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре бара. Театр җитәкчелеге башкала тамашачысының провинциаль театрларга өстән каравына аптырый.


Иҗади сәфәр 19 гыйнварда Мансур Гыйләҗевнең “Оҗмах капкасы” спектакле белән башланып китте. 25нче гыйнварга кадәр Камал, Тинчурин театрларында “Капчык”, “Баязит”, “Кызлар килде авылга”, “Балакаем” әсәрләрен карап була.

“Гашыйк Кәриб” – театр яңалыгы

21 гыйнварда әлмәтләр Михаил Лермонтов әсәре нигезендә куелган “Гашыйк Кәриб” спектаклен ике тапкыр уйнады. Әсәр татар театрының зур яңалыгы. Тамашачы спектакльне сәхнәгә утырып карый. Уен сәхнә алдында, залда бара.

Спектакльдә көнчыгыш мотивларга, шәрык дөньясына кайту омтылышы зур. “Гашыйк Кәриб”не сәхнәгә Петербур режиссеры Искәндәр Сакаев куйган.

Әсәрнең эчтәлеге бик гади. Фәкыйрь җырчы Кәриб бай кызы Айгөл-Маһирәгә гашыйк була. Кызның әтисе Маһирәне 40 янчык алтын бәрабәренә генә кияүгә бирүен әйтә. Егет акча эшләргә җиде елга чыгып китә. Күп җирләрдә булып, каршылыкларны җиңеп, мәкерле кешеләрдән котылып, туган ягы Тифлискә кайтып егыла. Алтынны күргәч, атасы кызны Кәрибкә бирә.

Әсәрдә ялган, сатылу, нәфрәт, көнчелек, рухи коллык мәсьәләләре күтәрелә. Бигрәк тә, акчага җырлау, ә чын җырчының акчага җырлый алмавы күрсәтелә.

Әмма театр җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева “Гашыйк Кәриб”кә Казан тамашачысы килмәгәнгә аптырый.

“Бу спектакль белән апрель аенда Петербурда “Арлекин” фестивалендә катнашабыз. Анда Русиянең 59 театрыннан тугызын гына сайлап алдылар. Бу Татарстан өчен вакыйга булырга тиеш.

"Гашыйк Кәриб" спектакле икенче бөтенрусия "Һөнәр" фестивалендә иң яхшы әсәр дип табылды. Бу тәрҗемә әсәр түгел. Без урыс вариантын алмыйча, үзебезнең версияне әзерләдек. Монда көнчыгыш, төрки дөнья тормышы. Әмма тамашага 38 генә кеше билет алган. Ни сәбәпле?”, ди театр җитәкчесе.

“Без провинциаль театр түгел!”


Әлмәтләр үзләре провинциаль театр дигән сүзне яратып бетерми. Алар өчен провинция алдынгы тормыштан артта калу дигәнне аңлата. Фәридә Исмәгыйлева фикеренчә, Казан тамашачысы читтән килгән театрларга: “провинциаллар килгән” дип кенә карый. Шуңа “Гашыйк Кәриб”кә халык аз җыелган.

“Без шулай ук цивилизациядә яшибез. Әлмәт – ул нефтьчеләр башкаласы. Безнең шәһәр Казаннан чистарак, гүзәлрәк. Үзебезне Чулман аръягы театры дип йөртәбез. Башкалада да яшәве җиңел түгел, безгә дә авыррак. Ә кемгә җиңел ул бүген?

Чулман аръягы театрларына килгәндә, Чаллыда татарлык ныграк саклана. Түбән Камада аерым төр тамашачы бар. Алар артистка теләктәшлек күрсәтә, киң күңелле.

Әлмәт халкына килгәндә, алар бик сайлап алучан. Безнең төп тамашачыбыз – зыялылар, укытучылар, фән кешеләре, гади халык һәм яшьләр”, ди Фәридә Исмәгыйлева.

Театрга халык игътибары җитеп бетми


1944 елда елда оештырылган Әлмәт театры Татарстанда алдынгы театрлардан санала. Театрда көчле артистлар тупланган. Театр җитәкчесе сүзләренчә, аларда 18 яшьлек тә, 90 яшьлек артист та бар.

Әлмәт театрында баш режиссер булып Ильяс Гәрәев эшли. Читтән дә режиссерлар килә. Гомумән, Әлмәтне тәҗрибә театры дип тә атыйлар. Әмма театрга халык игътибары җитеп бетми, дип саный Әлмәт театры җитәкчесе.

“Акча турында әйтмим. Халык театрны яратса гына, театр яшәр. Кулда зур акча булып та, халык мәхәббәте булмаса, театр бик мескен хәлдә кала”, ди Исмәгыйлева.

Әлмәт театрына Македониядән режиссер килә

Театрда 2010 ел гастрольләр елы булып истә калган. Алар Ижау, Оренбур, Башкортстан, Чиләбе, Самар якларында булып кайткан. 2011 елның апрель аенда исә Уфага сәфәргә җыеналар.

“Литва татарлары Сабан туена чакырды. Казан гастрольләреннән соң яңа әсәргә тотынабыз. Шуның өчен Македониядән Звездана Ангеловкий исемле режиссер чакырдык. Ул бездә ике ай дәвамында Карло Гоцциның “Болан-патша” спектаклен әзерләячәк”, ди Исмәгыйлева.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG