Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның татар эшкуарлары берләшә


Үрнәк авылының пилмән ясау цехында эшләүчеләр
Үрнәк авылының пилмән ясау цехында эшләүчеләр

Соңгы елларда татар авылларына яңа сулыш өстәгәндә халкыбызның тырыш ул-кызлары урта һәм кече бизнесны кулланып, үзләренә һәм авылдашларына эш урыннары булдыра. Бу өлкәдә Оренбур төбәге Шарлык районының Үрнәк һәм Яңамуса авыллары башкаларга үрнәк.

Яңамуса авылында яшәүче Рамил Бәхтияров үз эшен кайчандыр гөрләп торган, ә соңрак җимерелә башлаган колхозның кош-корт сараен төзекләндерүдән башлап җибәрә. Эшкуар хезмәтен ул Мари Иленнән кош-корт чебешләрен алып кайтып үстерүдән башлый, ә бүгенге көндә меңнән артык канатлылар Татарстаннан кайтарыла. Вакыт үтү белән барысы да җайлана: инкубаторда чебешләр чыгаралар, ә үсә төшкәч алар сатуга җибәрелә.

Эшкуар Рамил Бәхтияров
Беренче карашка бер- берсеннән аерылмаган һәр каз токымының үз авырлыгы. Керем өчен бу бик мөһим. Рамил Бәхтияров авылдашларына сигез эш урыны булдырган.

“Мондагы казларның 75% Линда токымыннан. Аларның авырлыклары җиде-сигез килограммга җитә. Калганнары Көньяк-Урал токымыннан . Әлеге казларның авырлыклары дүрт-бишкә җитә. Бүгенге көндә сарайларда бер мең ярым каз бар. Үзебез өчен үрдәк, күркә үстерәбез. Матур кошлар: фазан тавыкларын да, бытбылдык кошларын да тотып карадык, үстермәгән әйбер калмады инде”, ди ул.

Кем нәрсәгә ихлас бит.Кыен корылык елында да Зиннур һәм Ирина Яхиннар хуҗалыгы районда үрнәк булып тора. 20дән артык эре мөгезле хайванның мондый ашау теләге артында – терлекләрнең баш исәбе артуы тора.

“Бу хезмәттә иң мөһиме – түземлек һәм гаиләдә бер-береңә ярдәм итү. Авылда яшәгәч, бар эшне дә башкарырга белергә тиешсең”, дип саный хуҗабикә Ирина Яхина.

Эшкуар Рәсимә Гомәрова
Шәһәр, район үзәгеннән ерак урнашкан авыл халкына сөтне кая куярга? Үрнәк авылында әлеге мәсьәләне чишү юлын тапканнар. Авыл халкыннан сөт җыю өчен Рәсимә Гомәрова “ Чишмә” кооперативы оештыра. Татар хатыны авылдашларына сигез эш урыны булдыра: өчесе -– кооперативта, бише – пилмән ясау цехында.

“Әле ачылганыбызга да ике ай гына, шулай да пилмәннәребезне яратып өлгерделәр. Күпләп шәһәрдә яшәүче авылдашларыбыз ала. Ите дә үзебезнең хуҗалыктан. Чын татар пилмәне зур булмаска тиеш. Татар пилмәннәре алар бик кечкенә, бер уч төбенә дистәдән артык сыя”, ди Рәсимә Гомәрова.

Гомумән, узган гасыр башында Оренбур губерналыгында халыкның 6% теге яки бу төр сәүдә белән шөгыльләнгән. Оренбурда татар сәүдәгәрләре башкарган сәүдә эшләре күләменең 50% мәшһүр бертуган Хөсәеновларга туры килгән, акчалата бу процентлар 16 миллиард сум тәшкил иткән.

Оренбурда 22 гыйнвар көнне татар эшкуарлары берлеген оештыру максатыннан чыгып эшләнгән конференция үтәчәк. Оренбур татар эшкуарлары үз берләшмәләренә Әхмәт бай Хөсәенов исемен бирмәкчеләр. Әлеге җыенга Казаннан кунаклар да көтелә.
XS
SM
MD
LG