Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56

Вакыйгалар дисбесе: Мәскәү ютәлли, Казан төчкерә


Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин

Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин

Күптән шундый хәл күзәтелә: әгәр дә Мәскәүдә берәр җәнҗал чыкса, аның сәбәбен Казанда эзлиләр яисә ул Татарстанда ничектер дәвам итәргә тиеш.


Балтыйк илләре бәйсезлек өчен, Советлар Берлегеннән аерылу өчен көрәшкән елларда Казанда “шөрепләр”не катырак итеп борып тордылар. Бу юлы Мәскәүнең Манеж мәйданында футбол җанатарлары рус милләтчеләре белән кушылып, башка төбәкләрдән килгән һәм чырайлары белән аерылып торган кешеләрне дөмбәсли башлагач, Казанда да шуңа охшаш хәл эзләделәр.

“Рубин” футбол такымы җанатарлары “Руслар эчми, руслар алга!” дип байрак күтәреп йөгерү оештыргач, аларның арт сабагын укытырга “Антифа” дип аталган төркем килеп җиткән. Яртысы диярлек татарлардан торган бу рус патриоты һәм сәламәт тормыш тарафдары төркемен кемнәр ни өчен шулай оештыра алгандыр. Әмма моңа беркем гаҗәпләнми.

Шул исәптән аларны кыйнарга чыккан таяклылар төркемен күргән-белгән кеше юк. Ләкин һәр яктан бер-ике дистә кешедән торган төркемнәр каршылыгы булган, һәм бу каршылык 4-5 минут дәвам итеп, кайсысы өйләренә, кайсысы милициягә таралган.

Шул арада фото һәм видео төшереп алып, Мәскәү интернет сәхифәсенә хәбәр һәм рәсем җибәрүче табылган. Бераз торгач Татарстанда милләтара бәрелешләр башланды дигән сенсация хасил булды. Әмма бәрелешләрне һәм анда катнашучыларны күреп белүчеләр дә, эзләп табучылар да хәзергә юк.

Ни өчендер милләтара һәм диннәр арасындагы татулык белән абруй казанган Казан каласы Мәскәүнең Манеж мәйданында үткәрелгән “репетиция”сенең премьера спектаклен уйнарга тиеш дип санала.

Чынлыкта исә Казанда бөтенләй башка тамашалар бара. “Крещенский мороз” дип аталган салкын көннәрдә православ дин вәкилләре Иделдә, Казансу елгаларында, күлләрдә бәкеләр тишеп, салкын суга чумалар. Мондый тәнне өтеп ала торган салкын суга балаларны да тыгып алалар.

Раифа монастырендә Мәскәүдән иң зур федераль түрәләр килеп, үзләренчә никах йоласын, “венчание” үткәрергә ярата. Хәтта кайвакытта мавыгып китеп, Явыз Иванның Казанны яулавын искә төшерүче туристик маршрут оештырсалар да, Татарстанда мондый хәлләргә беркемнең дә исе китми.

Муллаларны кем яшәтә?

Хәтта 13 ел Диния нәзарәтен җитәкләгн Госман Исхакыйның сау-сәламәт килеш авыруга сабышып, үз вазифасыннан китүе дә күпчелек тарафыннан тыныч каршы алынды. Дистә елдан артык эшләгән бу хәзрәт Коръән хафизлар укыту үзәгенә күчә икән, аның командасындагы кайбер имамнар да күләгәгә китә икән, димәк Татарстанда дин һәм дәүләт эшләрен идарә итү тәгәрмәче тагын бер әйләнеш ясап куя.

Президентлар, район, шәһәр башлыклары алышынып торган чакта мөфтиләр һәм имамнар да алышынырга тиешлеген аңларга күнеккән Татарстан халкы. Түбән Кама мөхтәсибәт рәисе Йосыф Дәүләтшин диния нәзарәте пленумына берничә көн калгач, “Азатлык”ның Казан бюросына кереп чыккан иде. Ул үзенең сәяси, дини гаебен танымый, әмма башка эшкә күчәргә тиешлеген яхшы аңлый иде.

Кыскасы, Норлат районында 3 мөселман кешесенең корал тотып, милиция белән атышуыннан соң дин идарәсенең “шөрепләре”н катырак борып куярга форсат туды.

Мәчет төзелешенә һәм имам-хатыйбларны асрау өчен кирәкле акчаларны гарәпләрдән алып, аларның дини тәгълиматларын үтәмәүдән килеп чыккан проблемнар җиңел генә хәл ителми. Чөнки имамнарга, муллаларга яшәр өчен кирәкле эш хакларын дәүләт тә, мәхәллә дә биреп тора дип өметләнү мөмкин түгел.

“Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?” мәкале инде искерде, “Муллаларга ашны кем сала?” дигән сорау торган саен кискенләшә бара.

“Бисмилла” урынына “инновация”

Бу атнада Укытучы елына йомгак ясалды. Республикада мәгарифне үстерүдә “Киләчәк” дип аталган стратегия расланып, “Пирамида”да үткән бу чарада шушы програм турында сөйләделәр.

Әлеге проект нигезендә якындагы 3 елда “Киләчәк” програмына 6 миллиард сум бирелә икән. Мәктәпләрдә иске компьютерларга алмашка 11 мең яңа компьютер алынган. 703 мәктәптә эшләүче 25820 укытучыга ноутбуклар бүләк ителгән һәм бу эш дәвам иттерелә.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да компьютер ярдәмендә канун чыгару тәҗрибәсен бу атнада Сингапурда өйрәнеп йөрде. Хәзер Татарстанда “компьютер” һәм “инновация” дигән сүзләр “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” яки “Әлһәмдүлилләһи” сүзләреннән дә ешрак ишетелә.

Җомга көнне исә Татарстанның завод-фабрикалары, сәүдә оешмалары җитәкчеләре уртак җыен үткәрде. Икътисад, сәнәгать һәм сәүдә, энергетика эшләрен алып баручы 3 министрлыкның уртак коллегия утырышында узган елдагы эшләргә йомгак ясалды. Анда да, аңлыйсыздыр инде, заманча технология, автоматлаштыру һәм компьютерлаштыру турында фикерләр инновация-яңару тәрәккыяте юнәлешендә иде.

Яңару түгел, искелеккә кайту?

Бу атнаның төп каршылыклары һәм җәмәгатьчелекнең ачуын китергән вакыйгалар, Мәскәүдәге милләтара бәхәсләр, үзәк телевидение аша русларны бер туктаусыз мактап, башка милләтләрне сүгүгә генә кайтып калмады. Русия президенты һәм хөкүмәте тирәсендәге сәяси уенчылар һәрвакыт халыкның кылын чирткәләп тора.

Милләттән, диннән баш тартмаслармы, президентлыктан, республикалардан ваз кичмәсләрме дип кызыксынып торалар. Президент киңәшчесе Аркадий Дворкович студентларга стипендия түләп тору мәшәкатеннән котылу тәкъдимен әйткәч, Казан студентлары һәм укытучылар шаккатты. Бу хакта “Азатлык” радиосының пәнҗешәмбе тапшыруында кистереп әйттеләр.
Данис Шакиров

Җомга көнне радионың Казан студиясенә татар филологиясе һәм тарихы факультетының 5нче курс студенты, профсоюз оешмасы җитәкчесе Данис Шакиров килде. Ул алдагы көндәге хәбәрләргә һәм “Азатлык” эфирында яңгыраган фикерләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерде. Стипендияне кисү – ахмаклык кына түгел, ә яшьләрне, бигрәк тә фәкыйрьрәк гаиләдән, авыллардан укырга килгән сәләтле студентларны ач калдырырга омтылу. Мондый фикернең кем башына һәм ничек килүен беркем дә аңламый.

“Дисбе”не бергә тартыйк!


Чыннан да, татар студентлары, авылдан килгән егетләр һәм кызлар меңнән артык сум акчага 2-3 атна гомер итәләр икән. Стипендия алыр өчен тырышыбрак укыйлар, әти-әнидән җибәргәнне генә көтеп тормый алар.

Шулай итеп зур калкулыкта утырган түрәләр тормышны ерактан карап, аның асылыннан аерылганнар булырга тиеш. Көн саен коткы чыгару, ызгыш күтәрү омтылышлары шул калку урыннардан башлана.

Әлбәттә, “Вакыйгалар дисбесе”нә төймәләр бер уч кына булмый. Аларны тыңлаучылар һәм интернет сәхифәсен укучылары үзләре дә өстәргә мөмкин. Радионың интернет сәхифәсенә куелган хәбәрләргә өстәмә мәгълүмат язып куючылар бу тапшыруның кыйммәтен арттыра. Әйдәгез, “Дисбе”не бергәләп тартыйк, алайса! Языгыз, шалтыратыгыз, тыңлагыз, укыгыз!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG