Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:28

Блэр Гыйрак турында хокукчы киңәшен тыңламаганлыгын таный


Британиянең элекке премьер-министры Тони Блэр Гыйрактагы Сәддам Хөсәин хакимиятенә каршы хәрби чараның кануныйлыгына ышаныч булмаса да сугышны якларга вәгъдә биргәнлеген әйтте.

Блэр бүген аның Британияне 2003 елдагы Гыйрак сугышына алып керүдәге ролен тикшерүчеләр белән икенче мәртәбә очрашып сорауларга җавап бирде.

Тикшерүчеләргә язма белдерүендә Блэр үзенең баш хокукый киңәшчесенең БМОның икенче резолюциясеннән башка Гыйракка һөҗүм итү канунга сыймаячак, чөнки беренче резолюция “күчеш” резолюциясе генә дигән киңәшенә колак салмаганлыгы турында яза.

Бер ел элек әлеге тикшерүчеләр белән беренче очрашуда Блэр Сәддамның дөньяга куркынычлы булганлыгын әйтеп аны хакимияттән төшерү өчен хәрби чарада катнашуына үкенмәвен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG