Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Башкортстанда бу елның беренче яртысына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре бәян ителде. Республикадагы төп рәсми татар басмалары үз укучыларын, нигездә, саклап калуга ирешкән.

Башкортстанның элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов әйтүенчә, быелгы яртыеллыкка газета-журналларга язылуда административ басым кулланылмауга карамастан, рәсми басмалар үз укучыларын, гомумән алганда, саклап кала алган. Шулай да, кайбер газета һәм журналлар үз абунәчеләренең байтагын югалткан булып чыкты.

Башкортстан вакытлы матбугат басмалары соңгы елларда, бар илдәгечә үк, кыенлыклар кичерә. Андый авырлыклар татар басмаларын да урап үтми, билгеле. Шулай да Башкортстан татар вакытлы матбугат чаралары бирешмәскә тырыша, үз укучыларын бер чамада тотуга ирешә.

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов Башкортстандагы популяр татар басмасы – “Өмет” татар яшьләре гәзите узган яртыеллыктагы тиражны бераз узып киткән. 30 меңгә якын укучы язылган аңа. Бу гәзиткә баш мөхәррир итеп талантлы журналист һәм оештыручы Рәдис Ногманов билгеләнгәннән бирле соңгы 8 елда “Өмет” бик уңышлы эшләп килә. Төрле иҗади бәйгеләрдә дә зур уңышлар яулады ул.

Әмма Рәдис Ногманов “Өмет” өчен дә, башка милли басмаларның киләчәге өчен дә борчылуын белдерә. “Әгәр дә республика хөкүмәте безнең кебек басмаларны да бюджеттан финанслауны туктату ниятләрен тормышка ашыра икән, язмышыбыз зур сорау астында”, ди Рәдис Ногманов. Ул үз иҗат төркеменең яңалыклардан курыкмавын әйтә. "Рәсми гәзит-журналлар бюджеттан финансланмаса да, аларга башка уңай шартлар калдыру максатка ярашлы булыр иде", ди ул.

Инде республикадагы башка татар басмаларының шушы яртыеллыкка күпме абунәчеләре булуы мәсьәләсенә килгәндә, “Тулпар” татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәдән уздыра алган – 7 мең данәдән артып киткән ул. Балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” исемле журналга да 4 меңгә якын абунәче язылган.

Татар телендә чыгучы “Атна” исемле атналык газета һаман да лидерлар рәтендә. Үзенең башкорт телендәге “игезәген” ике тапкырга узып китеп, 40 мең 600 укучысын булдырды ул. Әлеге язылу чорында бары тик “Кызыл таң” газетасы гына үз укучыларының 3 меңгә якынын югалткан. Әле бу басмага 19800 кеше язылган.

Моңа өстәп тагын “Диләфрүз” исемле татар телендә чыга башлаган хатын-кызлар журналын телгә алырга кирәк.

Журналны оештыручы Галия Сәфәрҗанова сүзләренчә, тираж 10 меңнән артып киткән.

“Бу зур җиңү. Моның сәбәбе гади, беренчедән, Башкортстан татар хатын-кызлары өчен махсус журнал юк иде, икенчедән, без укучыга нәрсә кирәген беләбез”.

Журналның үзен финанслый алу-алмавы турында Галия Сәфәрҗанова әлегә әйтә алмавын белдерде.



Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер дә бик аз инде.

Алдагы елларда Башкортстан рәсми газета-журналларының язмышы бөтенләй дә билгесез. Ни өчен дигәндә, республика хөкүмәтендә рәсми басмаларны бюджеттан финанслауны туктату программасы әзерләнә. Аларның кайберләре тәмам ябылырга мөмкин, ә исән калганнарына хөкүмәт акчаларны контракт нигезендә генә бүләчәк, дип көтелә.

Матбугат басмалары исә нәшриятлар белән берләштерелеп, уртак холдинг канаты астына кертеләчәк, дип фаразлана. Шулай итеп республика журналистларын яңа тетрәнүләр көтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG