Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Иранның атом програмы турында сөйләшүләр үтә


Төркиянең Истанбул шәһәрендә алты ил белән Иран арасында Тәһранның атом програмына бәйле сөйләшүләрнең яңа өлеше башланды.

Иран төркемен Сәит Җәлили җитәкли. БМО Иминлек шурасындагы биш даими әгъза ил Британия, Кытай, Франция, Русия, АКШ һәм Германия Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон җитәкчелегендә килде.

Әлеге тарафлар арасында декабрь аенда үткән сөйләшүләр Тәһранның уран баетуына бәйле киеренкелекне чишүгә бик ярдәм итә алмаган иде.

Көнбатыш Тәһран уран баетып атом коралы ясарга тели дип борчыла. Иран моны кире кага.
XS
SM
MD
LG