Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка дүртенче мәртәбә президентлыкка кереште


Александр Лукашенка – version 4.0
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

21 гыйнвар көнне Александр Лукашенка тантаналы төстә ант китереп, Беларус президенты вазифасына кереште. Дүртенче тапкыр. Көтбатыш илләре вәкилләре тантанага килмәде. Европа Берлеге Минскига, оппозицияне бастырган өчен, кырыс чикләүләр кертергә җыена.

"Европаның соңгы диктаторы" дип бәяләнгән Александр Лукашенка тагын биш елга Беларус җитәкчесе булып кала.

Җомга көнне Лукашенканың парламент депутатлары һәм Конституцион мәхкамә алдында президент анты бирүен илнең барлык телевидение каналлары туры эфирда күрсәтте.

Лукашенка инаугурациясендә Европа Берлеге һәм Кушма Штатлар вәкилләре булмады.

Атнакич Европа парламенты Беларус оппозициясенә каршы репрессияләрне хөкем итүче резолюция чыгарды.

АКШ хакимиятләре дә Беларус сайлавының демократик булуына шик белдереп, элегрәк бетерелгән чикләүләрне яңартырга әзерлек белдерде.

Сайлау нәтиҗәләренә протест җыены куып тарату алдыннан
Президент сайлау ирекле дә, гадел дә булмады дип исәпләүче Көнбатыш илләре Беларус хакимиятләрен 19 декабрьдәге тавыш бирүдән соңгы урам җыенында һәм аннан соң тоткарланган оппозиция активистларын, шул исәптән президентлыкка намзәт булган дүрт сәясәтчене иреккә чыгарырга чакырды.

Милиция ул протест митингын көч белән куып таратты һәм 700-ләп кешене тоткарлады. Аларның 30-дан артыгы киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнә һәм аларга күпъеллык төрмә җәзалары билгеләнергә мөмкин.

Европа Парламенты атнакич чыгарган резолюциясендә Лукашенка хакимиятенә каршы чикләүләр кертергә чакыра.

Резолюциядә Лукашенкага һәм Беларусның башка югары җитәкчеләренә Европа Берлеге илләренә керүне тыю, шулай ук Беларуска Халыкара валюта фонды аша һәртөрле финанс ярдәмен туктатып тору тәкъдим ителә.

Берлек министрлары 31 гыйнварда бу тәкъдимнәрне гамәлгә кую турында сөйләшергә җыена.

Лукашенка үзенең инаугурация чыгышында Европага кисәтү дә ясады.
“Беларуска начарлык теләүчеләрнең исенә халык мәкален төшерәсем килә. Күршенең янгынына җил өрмә, ут синең өеңә дә күчәргә мөмкин”, - диде Лукашенка.

Кичә ул Польша белән Германияне Беларустагы хакимиятне бәреп төшерү планнары әзерләүдә гаепләгән иде. Әлеге ике ил дә моны акылга сыймаслык хәл дип кире какты.

Рәсми саннарга караганда Лукашенка президент сайлауда 80 процент чамасы тавыш җыйган.
XS
SM
MD
LG