Accessibility links

Фаҗигагә гадәттә гамьсезлек һәм ялкаулык сәбәп


Моннан ике ел элек Казан боралак ширкәтенең сынау моделе һавада ватылып килеп төшкән иде. Шушы казага һәм анда кешеләр үлеменә төрле сәбәпләр күрсәтелсә дә, инженер Сәйфелгалим Галиев бу фаҗиганең сәбәпләрен кеше гамьсезлегеннән күрә.


Бу көннәрдә “Азатлык”ның Казан студиясенә 80 яшен тутырган Сәйфелгалим Галиев килеп китте. Ул 53 ел Казандагы боралак заводында инженер булып эшләгән. Галиев матбугатта сөйләнмәгән, әмма заводта эшләгән чагында еш очрашырга туры килгән хәлләр хакында сөйләде.

“Русия халкы гамьсез”

Сәйфелгалим абзый Казан боралак заводының сынап карау цехында техниканы сынаучы булып эшләгән. Тора-бара җитәкче дә булырга туры килгән аңа.

Ярты гасырдан артык эшләү дәверендә ул күп кенә чит илләрдәге заводларның алдынгы тәҗрибәләре белән танышкан. Андагы хезмәткәрләрнең, белгечләрнең үз эшләрен нинди зур җаваплылык тоеп башкаруларын күреп шаккаткан. “Ә Русия халкын ялкаулык һәм гамьсезлек чолгап алган”, ди ул.

Галиев, үз тәҗрибәсеннән чыгып, 2008 елның 26 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районындагы Яңа Тура авылы янында Ми-8 боралагының килеп төшү сәбәбен аны сынап караучыларның ваемсызлыгы һәм ялкаулыгыннан күрә.

Галиев сүзләренчә, күп кенә урында җитештерүчеләр үз эшләренең җаваплылыгын аңлап эшләми. Шул исәптән Казан боралак заводында да ул үзе эшләгән чакта игътибарсызлык очракларын еш күзәткән.

Сәйфелгалим Галиев студиядә әңгәмә барышында сынау боралагының схемасын да сызып, үз фикерләрен белдерде.

“Мин боралакларның сызымнарын белә идем. Әйтик, бер әһәмиятле болтка гайка борырга кирәк. Аны гади генә ачкыч белән борырга ярамый. Нык итеп борырга да, буш калдырырга да ярамый. Аның махсус ачкычы бар. Барысы да сызымда билгеләнгән. Аннан соң бу болтка шплинт та куела”, ди Галиев.

Аның сүзләренчә, Ми-8 боралагының ватылып килеп төшүенең сәбәбе – боралактагы иң әһәмиятле махсус болтның тиешенчә борылып җитмәвендә. Мондый хәл ул эшләгән вакытта да күзәтелгән булган. Әмма ул чагында бу болтның тиешенчә борылып җитмәгәнен ул үзе күреп өлгергән булган.

“Мин ул вакытта җитәкчелектән киткән идем. Шулай бер чак карасам, боралактагы махсус гайка җиңел генә борылып утыра. Мин инде эшләүчеләрне “пешереп” алдым. Ләкин минем тәнкыйтьләвемә аларның исләре дә китмәде”, ди ул.

“Тиешенчә борылмаган болт фаҗига китереп чыгарган”

“Ә фаҗигагә очраган боралакта эш нәрсәдә була соң? Менә анда да шул болт тиешенчә борылмаган булган. Нәтиҗәдә боралак 12-13 секундка идарәсен югалта. Һәм җиргә килеп төшә”, дип сүзен дәвам итте Сәйфелгалим абзый.

Сәйфелгалим Галиев сынау боралагының килеп төшүендә аны җыючыларның гаебе бар дип санаса, шунда үлүчеләрне исә, үз тормышларына җавапсыз карауда гаепли.

Аның фикеренчә, сынау боралагына утыручылар парашют кияргә тиеш булсалар да, парашютны никтер кимәгәннәр. Нәтиҗәдә парашют кигән икенче пилот боралактан сикерергә өлгергән һәм үз гомерен саклап калган.

“Парашют кигән булсалар, сикереп өлгерәләр иде”


“Беренче пилот экипажның җитәкчесе, заводның оста очучысы иде. Икенче очучы берничә ел элек кенә хәрби бүлектән килгән. Ул ел саен парашют белән сикерә иде.

Очучыларның барысы да теләсә кайдан сикереп төшәргә хәзер булырга тиеш иде. Икенче пилот күнеккән булганга сикереп өлгерә. Ә командир сикереп өлгерә алмый. Боралактагыларның барысына да парашют бирелгән була. Ләкин алар аны кимәгән, парашютлары сумкаларында табыла.

Уйлап карагыз – хәтта киелмәгән дә. Кыска вакытта аны киеп өлгереп булмый инде. Монда әйтәсем килә: бу хәлләргә без үзебез гаепле. Чөнки мәҗбүри киелергә тиешле парашютны да кимәгәч, нәрсә дисең инде. Русия халкы мондый хәлләргә хәзер түгел. Халык гамьсез. Үз җаваплылыгын сизеп яшәми”, ди Галиев.

Хәзерге вакытта 2008 елгы боралак фаҗигасе мәхкәмә эше дәвам итә. Боралактагы әһәмиятле болтлар тиешенчә борылмаган, парашютлар киелмәгән. “Мондый хәлләрне Русиядә күрү гадәти хәл инде”, ди Галиев. Ә бу хәлләрнең нәтиҗәсе мәгълүм – кешеләрнең гомере өзелә.
XS
SM
MD
LG