Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:51

Cтатистик мәгълүматларга караганда Удмуртиядә 110 милләт теркәлгән. Республикада 30 милли оешма рәсми рәвештә үз халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып бара. Алар барысы да Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы канаты астында берләшкән.

Министрлык милли оешма вәкилләрен даими җыеп, төрле чаралар уздыра. Шундый чараларның берсе, ул инде соңгы ун елда гадәткә кергән чара – иске яңа елны каршы алу. Төрле елларда бәйрәм төрлечә үткәрелде. Соңгы ике елда ул республиканың Халыклар дуслыгы йортында чыршы тирәсендә уза. Үткән елда ул өстәлләр артында милли ризыклар белән оештырылса, быел оешма вәкилләре милли киемнәрдән иде, үз йолаларын сурәтләгән, сәнгате, мәдәниятенең үзенчәлекләренә багышланган чыгышлар әзерләп килгән иде.

Татар милли оешма вәкилләре
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов һәм милли мәдәни автономия рәисе Ирек Шәрипов башка милләтләр белән аралашуны кирәкле дип бәяләделәр. Быел татар мәдәнияте, сәнгате белән яңа туган “Асылъяр” ансамбле таныштырды.

Татар оешма вәкилләре янында гына “Тынычлык” үзбәк оешмасы вәкилләре урын алган. Алар арасында күбрәк яшь кызлар, алар үзбәк биюләрен күрсәтте.

Ә шулай да, мондый бәйрәмнәр кирәкме соң? Бу сорауга республиканың милли сәясәт министры Владимир Завалин болай җавап бирде. “Милләтләр арасында дуслык нәкъ менә шундый аралашулардан туа. Биредә төрле телдә сөйләшеп, төрле сәнгать осталары катнаша, әмма аралашу теле ул дуслык теле. Удмуртиядә тынычлык, дустанә мөнәсәбәт булдыруда шушындый чараларның күп булуы бик кирәк”, диде.

Татар йорты
Шулай итеп, милләтләр дуслыгын, бердәмлеген тәэмин итү өчен, аларны ешрак күрештереп, бер-берсенең йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру мөһим.

Ижау шәһәренең 12нче санлы мәктәбендә дә нәкъ шушы максатны күздә тотып эш итәләр. Иске яңа елны мәктәпнең 5-6нчы сыйныф укучылары кызыклы итеп каршы алды. Залда өстәлләр артында, алар милли ризыклар белән тулы, балалар үзләре дә милли киемнәрдән, милли йортларга кунакка бер-берсен чакырды.

Республикада гомер итүче, күпчелекне тәшкил иткән милләтләр турында, аларның йолалары, ризыклары хакында балалар кичәдә бик күп мәгълүмат туплады. Әлеге бәйрәмне уздыру турында мәктәпнең татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова инде күптән уйланып йөрүен җиткерде. Үткән елда Халыклар дуслыгы йортында узган бәйрәмне күреп, балалар белән дә шундый кичә оештырырга дигән карарга килгән.

Үзбәк кызлары
5-6нчы сыйныф укучыларына татар-рус, удмурт халкының йолалары хакында мәгълүмат туплау, аларның милли ризыкларын әзерләүдә кыенлыклар булмаган. Бу халыклар республикада күпчелекне тәшкил итә һәм алар хакында күп язалар. Шулай ук төрле милләтләргә кагылышлы йолаларны балалар үзләре өчен ачкан. Мәсәлән, алар удмуртларның яңа елны каршы алуда үзенчәлекләре турында да күп нәрсә белгән. Мисал итеп, алар яңа ел табыны әзерләнгән өстәл аякларына урындыкларны бәйләп куйганнар. Моның белән алар ел дәвамында гаилә әгъзаларының бергә булу теләген күрсәткән.

Ә менә мари һәм азәрбәйҗаннар турында сөйләү, аларның ризыкларын пешерүдә укучыларга күп эзләнергә туры килгән. Монда инде ата-аналар ярдәмгә килгән.

Аеруча мари халкы турында сөйләгәндә кыенлыклар туган. Аларның җырларын, киемнәрен табып алу өчен укучыларга күп тырышырга кирәк булган. Бу очракта балаларга милли яшьләр оешмалары ярдәмгә килгән. Мари, татар, рус, удмурт оешмаларыннан вәкилләр, беренчедән, үз оешмалары турында мәгълүмат җиткерде, икенчедән, сәнгать чыгышлары да әзерләп килгән иде.

Балалар шау-гөр килеп җитезлектә сынашты, башка кызыклы уеннарда да катнашты.
Фин-угыр халыклары чыгышы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG