Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Күп кеше үтерелгән Ставропольгә баш тикшерүче килде


Кичә сигез кеше үтерелгән Ставрополь төбәгенә бүген Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин килде.

Бу җинаятьне тикшерү эшен Русия баш прокурор урынбасары Иван Сыдорук үз контроленә алды.

Җомга көнне хосусый бер гаражда чигез кеше мәете табылды.

Корбаннар арасында җинаятьчел төркем җитәкчеләреннән берсе Владимир Слизаев һәм аның гаилә әгъзалары да булуы әйтелә. Аның ике баласы исән килеш табылган.

Исән калучылар бер айлый кыз бала һәм сигез яшьлек малай диелә.

XS
SM
MD
LG