Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сәүдә-ял үзәге янды


"Европа" сәүдә үзәгендәге янгын
"Европа" сәүдә үзәгендәге янгын

Уфаның "Европа" сәүдә-ял үзәгендәге зур янгында ике кешенең үлүе, биш кешенең яралануы хәбәр ителә.

Янгын турында беренче хәбәр Уфа вакыты белән кичке дүртләр тирәсендә килгән.

Русия гадәттән тыш хәлләр министлыгының Идел буе бүлеге матбугат хезмәте башлыгы Олег Зугеев Интерфакс хәбәр агентлыгына бинада бер кешенең мәете табылуын белдергән. Шулай ук биш кешенең яралануы турында да хәбәрләр бар.

Янгын мең квадрат метрдан артык мәйданны биләп алган. Бинаның өстәге ике каты яна. Бина җир өстендә өч катлы, аста тагын ике каты бар.

Янгын сүндерүчеләр якында гына урнашкан бензин салу станциясен аеруча каты саклый. Азатлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, бина янында булган берничә машинага да зыян килгән.

Бинада булучылар янгын алдыннан шартлау тавышын ишеткәнлекләрен белдерсә дә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хәбәрне расламый.

Уфа үзәнедәге “Европа” сәүдә-ял үзәгендә кибетләр, ресторан, төнге клуб, офислар урнашкан. Әлегә расланмаган бер фаразга караганда янгын рестораннан чыккан булырга мөмкин диелә.

Янгын сүндерүчеләр анда утның тулысынча сүнүенә ныклы ышаныч булганчы, таңга кадәр булачак.
XS
SM
MD
LG