Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роза Хәбибрахманова вафат булды


Роза Хәбибрахманова
Роза Хәбибрахманова

Кәрим Тинчурин театры зур югалту кичерде. 22 гыйнварга каршы төнне Татарстан республикасының халык артисты Роза Хәбибрахман кызы Хәбибрахманова вафат булды.


Роза Хәбибрахманова 1941 елның 21 декабрь көнне Дөбъяз районы Ювас авылында туа. Кәрим Тинчурин театрында 1963 елдан бирле эшләп, халык арасында таныла.

Театрда башкарган төп рольләре: Мәрьям – Т.Закиров «Яучылар», Саймә – Ш.Хөсәенов «Әниемнең ак күлмәге», Фәйзә – К.Тинчурин «Хәйләсез – дөнья файдасыз», Суфия – Г.Зәйнашева «Гайфи бабай, өйлән давай», Галия – Р.Суфиев–Солнцев «Сакаллы сабыйлар», Гөлнур – К.Тинчурин «Сүнгән йолдызлар», Фәхрия – Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым», Мөслимә – Т.Миңнуллин «Саташу» һ.б.

Аның белән хушлашу 23 гыйнвар көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комелия театры бинасында сәгать 11дә узачак. Роза Хәбибрахманова үзенең туган ягында, Дөбъяз районы Ювас авылында, җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG