Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландиядә оппозиция вакытыннан алда сайлау үткәрергә чакыра


Ирландиядә премьер-министр Брайан Коуэн "Фианна Файл" фиркасе җитәкчелегеннән киткәннән соң оппозиция илдә вакытыннан алда сайлау үткәрергә чакыра.

Оппозиция сайлауны алдан билгеләнгәнчә 11 мартта түгел, ә февраль аенда ук үткәрүне таләп итә.

Партия җитәкчелегеннән китүен узган шимбәдә игълан иткән Коуэн исә хөкүмәтне марттагы сайлауга кадәр җитәкләячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG