Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

Туниста ике элекке югары түрә сак астына алынды


Туниста элекке президент Зин әл-Габетдин Бин Гали чорында югары түрә булган ике кеше сак астына алынды.

Киңкүләм мәгълумат чаралары белдерүенчә, элек Бин Гали киңәшчеләренең берсе һәм эчке эшләр министры булган ике кеше өй сагы астына алынган.

Бу атнада Бин Галинең утызлап туганы кулга алынды.

Ул үзе коррупциягә һәм эшсезлеккә карата киңкүләм протест чаралары башлангач Согуд Гарәбстанына качарга мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG