Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:49

Пакстанда АКШ очкычлары һөҗүмендә алты сугышчы үтерелде


Пакстанның төньяк-көнбатышында читтән идарә ителүче ике американ очкычының ракета утыннан кимендә алты кеше һәлак булды. Аларның барысы да сугышчы дип шикләнелә диелә.

Һөҗүм бүген Әфганстан чигеннән ерак түгел Төньяк Вәзирстан төбәгендә булган.

Пакстан иминлек көчләре вәкилләре әйтүенчә, беренче һөҗүм Датта Һил авылында бер машинага юнәлтелгән. Анда дүрт кеше һәлак булган.

Икенче һөҗүм шул тирәдә бер мотоциклга каршы булып ике кеше үтерелгән.

XS
SM
MD
LG