Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Камал театры гастрольләре тәмам


“Бабайлар чуагы” спектакленнән күренеш
“Бабайлар чуагы” спектакленнән күренеш

Мәскәүдә сигез көн дәвамында ун тамаша күрсәткән Галиәскар Камал исемендәге театрның гастрольләре тәмамланды. Соңгы тамаша итеп гастрольләр дәвамында икенче тапкыр Туфан Миннуллинның “Диләфрүз-Remake” спектакле күрсәтелде.


Без тамашачылар фикере белән бергә театр җитәкчеләренең фикере белән дә танышырга уйладык. Шунысын гына гомумиләштереп әйтергә була – бу очрашулардан һәр ике як та канәгать калган.

Театр җитәкчесе Шамил Закиров бу хакта болай диде: “ Без бу юлы соңгы ике елда сәхнәгә куелган бары тик яңа спектакльләр генә алып килдек. Һәр спектакль үз урынында дип уйлыйбыз. Чөнки биредә классик әсәр дә, заманча комедияләр дә, тәрҗемә әсәр дә - барсы да бар. Бер атналык гастрольләрне без шулай төрлеләндерергә уйладык. Тамашачы да бу гастрольләрдән риза булып калгандыр дип уйларга урын бар. Чөнки тамаша заллары тулы булды. Без бу гастрольләрне соңгы еллардагы очрашуларның иң уңышлысы дип әйтәбез. Ә инде спектакльләргә килгәндә уңай фикерләрне күбрәк Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” спектакле турында ишетергә туры килде.

Мәскәүнең театр тәнкыйтьчеләре дә бер генә тамашаны да калдырмый йөрделәр. Безнең театр турындагы фикерләр “Культура”, “Литературная газета”, “Страстной бульвар” басмаларында чыгар дип көтеп торабыз. Әлбәттә, киләсе гастрольләр турында без бүгеннән үк кайгырта башлаячакбыз. Шунысы гына бераз пошындыра - Кече театр зур ремонтка әзерләнә. Бу ике ел эчендә генә башламасалар ярар иде, дип уйлыйбыз”.
Тамашачылар фикеренә килгәндә - алар барысы да бер-берсенә бик охшаган. Тамашачылар гастрольләрдән бик канәгать калганнарын әйтәләр.
“Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакленнән күренеш

Мәскәүдә 20 елдан артык инде үзешчән театр оештырып, спектакльләр күрсәткән Диләфрүз ханым: “Мин үзем дә бар спектакльләргә дә йөрдем, тамашачыларымны да, артистларымны да Камал театры спектакльләрен карарга чакырдым. Кайбер тамашачыларның танылган, олы яшьтәге артистларыбыз уйнаган сәхнә әсәрләрен генә күрәсе килә икән. Хәзер бит алар барысы да интернетны карый, шуннан белгәннәр кемнәр уйнаганын. Ә менә инде “Бабайлар чуагына” минекеләр барысы да килде. Анда безнең олы яшьтәге артистларыбыз уйный. Үзем Диләфрүз булгангадыр инде “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклен мин бик яратып карыйм. Театрсыз яши алмыйм. Яшәсен театр!”, диде.


Академик Роберт Нигъмәтуллин да гаиләсе белән дүрт спектакль караган. Беренче урынга ул “Бабайлар чуагы” спектаклен, икенче урынга “Курчак туе” спектаклен куя. Миңа бу спектакльләрдә Әзһәр Шакировның уйнавы охшый. Тавышы матур аның, Илһам Шакиров тавышына охшаган, шуңа яратам”, диде ул һәм сүзләрен “яшәсен театр!” дип тәмамлады.

Шулай итеп, Камал театры гастрольләре тәмам. Тамашачылар белән артистлар бик җылы саубуллашты. Шулай да алар иң яхшы куелган һәм иң яхшы уйналган спектакльләр дип Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары”, Гаяз Исхакый әсәрләре буенча эшләнгән “Курчак туе” һәм Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” әсәрләрен атады.

Хәзер инде Мәскәү Камал театрының яңа гастрольләрен көтеп яшәячәк.
Мәскәү тамашачылары
XS
SM
MD
LG