Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә шагыйрь Равил Фәйзуллин белән очрашу узды


Очрашудан күренеш
Очрашудан күренеш

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге лауреаты, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин белән очрашу булды.

Очрашуда мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятына күз салып, ул тарихта булып узган шагыйрьләрне дә искә төшерделәр. Очрашуны ачып җибәргән милли мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин бу очрашуны Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган чараларның беренчесе дип атады.

Татар әдәбиятының меңъеллык тарихы булса да, Мәскәүдә күпләр татарда бары тик ике генә шагыйрь – Габдулла Тукай белән Муса Җәлил исемен атау белән генә чикләнәләр. Чөнки башка шагыйрьләрне, бигрәк тә хәзерге заман шагыйрьләрен белмиләр.

Очрашуның бик уңышлы узуын күреп, мәдәни үзәк җитәкчеләре “алга таба да татар язучылары, шагыйрьләре белән таныштыруны дәвам итәчәкбез”, дип белдерделәр. Равил Фәйзуллин белән очрашырга, аның шигырьләрен тыңларга, аның шигырьләренә язылган җырларны ишетергә мәдәни үзәк әле үзенең яңа тарихында күрмәгән халыкны җыйды. Андый очрашулар хакында тамаша залында алма төшәрлек урын булмады дип әйтәләр.

Равил Фәйзуллинның берничә генә юл шигырен искә алып китәсебез килә:

Космополит түгел. Шөкер. Минем
Халкым да бар. Ил дә. Ватан да
Мин тынычмын “татарныкы” диеп,
Төртеп күрсәтмимен ал таңга.

Минеке дип бүлмим күкне, айны
Мөһер сукмыйм ел фасылына,
Милләт исемен такмыйм урман-суга,
Агач, ташның иң асылына.
Һәммә гашыйк, һәммә халык өчен
Бар табигать уртак матурлык
Барыбызга да газиз Матурлыкны
Берәүнең дә
Үзенеке итәр хакы юк.
Безнекеләр Ил-туфрак өчен
Яуларда баш салмадылармы?
Уртак ватан өчен Парижларны,
Берлиннарны алмадылармы?
Миңа җитә - халкым, ватаным бар.
Матурга да бик нечкә күңел.
Кем кылана- димәк җитми, ә без?
Без болай да бәләкәй түгел!
Равил Фәйзуллин белән бергә Мәскәү татарлары белән очрашырга Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, җырчылардан Зилә Сөнгатуллина, Мөнир Якупов килгән иделәр. Алар һәм Мәскәү җырчылары Роза Хәбибуллина Равил Фәйзуллин шигыренә язылган җырларны башкардылар. Ә Наилә Фатехова шагыйрьнең сүзләренә әле генә иҗат иткән яңа җырын тәкъдим итте.

Очрашудан күренеш



Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов Равил Фәйзуллинның күп кенә шигырьләрен, шул исәптән аның “Сәйдәш” поэмасыннан өзекләр дә сөйләде. Тамаша “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Очрашуга бик күп татар зыялылары килгән иде. Алар да Равил Фәйзуллин иҗатына карата үз фикерләрен белдерделәр. Алар арасында драматург Азат Абдуллин, язучылар Җәмил Мостафин, Ренат Мөхәмәдиев, Раул Мир-Хәйдәров һәм башкалар бар иде.

Тәрҗемәче Венера Вәлиева Равил Фәйзуллинның шигырьләрен рус телендә үз тәрҗемәсендә укыды. Шагыйрьне сәламләп, мәдәни үзәк каршындагы “Шатлык” балалар төркеме дә аның шигырен сөйләде һәм җыр башкарганнан соң Казан кунагына чәчәкләр бүләк иттеләр.

Очрашуда шулай ук Равил әфәнденең улы Газиз дә, оныгы Чулпан да шигырьләр сөйләде.

Очрашуда мәскәүләр “Казан утлары” журналына язылдылар. Авторның китапларын сатып алдылар.

Очрашу турында фикерен сорагач, Равил әфәнде кыска гына: “Мин канәгать” дип җавап бирде. Ул шулай ук үзе өчен дә күптөрле мәгълүмат алганлыгын әйтте.

“Мәскәүдә булгаласам да, татар мәдәни үзәгенә бер генә тапкыр кереп чыккан идем. Бу бер гасырлык бинаның зур тарихы бар икән. Биредә зур күләмле корылтайлар да узган. Безнең танылган шәхесләребез чыгыш ясаган. Менә хәзер шул турында зур күләмле мәкалә язарга планлаштырам, бәлки “Казан утларында”, я булмаса башка басмада дөнья күрер”, диде Равил Фәйзуллин.

Шулай итеп, татар мәдәни үзәгендә яңа тарихта беренче мәртәбә данлыклы татар шагыйре белән очрашу булды. Тамаша залына сыймаган халык идәннәргә утырып шагыйрьне тыңлады.

Тамашачылар “мондый очрашулар ешрак булсын иде, менә нинди шагыйрьләребез бар икән - бу бит горурлык, ә без белми йөрибез”, диделәр.

Быел Габдулла Тукай елы – шигърият елы. Бәлки алга таба да мәдәни үзәктә башка шагыйрьләргә багышланган очрашулар узар дип өметләник.
Тамашачылар
XS
SM
MD
LG