Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер мәхкәмәсендә гаепләнүчеләр сүз алды


Наил Микеев һәм Равил Тимербулатов
Наил Микеев һәм Равил Тимербулатов

Сембердә озын-озак барган мәхкәмәнең 21 декабрь җомга көнне үткән чираттагы утырышында ”җинаятьчеләр”нең үзләренә дә сүз бирелде.


Наил Микеев сүз алгач утырышта шуларны сөйләде:

“2010 елның 19 февральдә иртәнге 6 сәгатьтә тентү булды. Ике сәгать буе барган тентүдән соң, барча китап-көндәлекләрне, архивны алып киттеләр. Үземне исә милициянең “Экстремизмга каршы көрәш” бүлегенә. Ашау-эчүсез, сусыз, бәдрәфсез, телефонсыз 23 сәгать 30 минутка кадәр сорау алдылар. Анда мин үземнең урысларга һәм, гомумән, мөселман булмаган халыкларга карата дошман икәнемне белдем”.

Артабан Микеев сорауларга җаваплар бирде. Сораулар, нигездә, аның “начар” гыйбарәләренә аңлатмалар алудан торды.

“Урысларны мәсхәрәләүнең төп дәлиле – “Урыс телендәге сүзләрнең яртысыннан күбе – татар-кыпчак теленнән алынган”, дигән гыйбарә. Шулай ук “Кирилл һәм Мефодий әлифбасы төрки язмалар нигезендә төзелгән” дигәне дә – бик яман фикер икән.

Микеевка карата шулай ук, “Руси-зомби” дигән сүзгә нигезләнеп, халыклар арасында капма-каршылык тудыруда гаепләү булды. “Җинаятьче” аңлатуынча, бу – төрле халыклардан чыккан тарихсыз һәм тамырсыз зомбилар, ягъни “бич” дигәнне аңлата, “Русский” дигәнне түгел.

“Кем ул “колониальләштерелгән халыклар?” дигән сорауга җавап биреп, Микеев урысларны да шул ук төркемгә кертте. “Чөнки, – диде ул, – Мәскәү бүген дә барча төбәклрне талау хисабына яши. Милләтенә карамастан”.

“Җиһад” дигән сүз, Микеев аңлатуынча, бу очракта “изге сугыш”ны түгел – тырышлык, омтылыш дигәнне аңлата.

“Иваны, не помнящие родства” дигәне исә урыска гына түгел – башка халыкларга да кагыла. Бу, гомумән, үз шәҗәрәсен белмәгән “перекати-поле” хәлендәге теләсә нинди кавемне аңлата.

Микеевча, аның компьютерында урысларны мәсхәрәләүче язмалар булмаган, аларны алып киткән компьютерына махсус хезмәт вәкилләре үзләре урнаштырган.

Микеевтан соң Равил Тимербулатовтан сорау алдылар. Ул 2009 елның 14 октябрендә “Хәтер көне”нә багышланган чарада Наил Микеев төзегән “Народам и ставленникам над ними” дип аталган мөрәҗәгатьне укыган иде.

Микеев белән якын мөнәсәбәттә булуын аның эчми-тартмый торган пакь дини кеше булуы белән аңлатты. “Наил Коръән сүрәләрен укыгач, һаман да бер кеше генә сүз тотмасын дип, ул төзегән мөрәҗәгатьне мин укыдым”, дип аңлатты Тимербулатов. “Пикетның мәгънәсен һәм максатын – ана телен кайтару, чын тарихыбызны өйрәнү һәм 309-нчы санлы бик начар Федераль канунны юкка чыгаруга өндәү тырышлыгы дип дип саныйм”, диде ул.

“2010 елның 19 февралендә таң атканчы ук, кораллы кешеләр төркеме фатирга килеп керде. Тентү вакытында, бернинди шикле нәрсә таба алмауларына карамастан, мине ”Экстремизмга каршы көрәш” бинасына алып киттеләр. Миңа, диабет-шикәр авырулы булганга, һәрдаим инсулин кирәк. Инсулинсыз торуны мин пытка-җәзалау дип тә саныйм. Хәлем начар булганга, сорау алу беркетмәсенә нәрсә язганнары белән кызыксынсмыйча да, укымыйча кул куйдым. Барыбер хәлем сорауларга җавап бирердәй түгел иде бит.

Шул эзәрлекләүләр аркасында хәзер эшкә дә йөри алмыйм – август аеннан бирле бөтенләй эшсез. Хатыным хисабына яшибез. Шөкер әле, 84 яшьлек 2нче группа инвалид хәлендәге әниемнең пенсиясе беркадәр ярдәм итә”, диде Тимербулатов.

Равил сүзләренә шуны да өстәп китү урынлы булыр кебек. Аның әнисе – Суфия апа Тимербулатова 1988 елда бөтен СССР буенча беренче татар милли оешмасы сыйфатында барлыкка килгән “Туган тел” оешмасының иң актив әгъзаларыннан берсе иде. Равилнең милләтебез язмышына битараф була алмавының тамырлары да нәкъ шундадыр.
XS
SM
MD
LG