Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31
Меңъеллык тарихы булган борынгы татар шәһәрендә үзеңне бу шәһәрдә абориген халык икәнлегеңә инана башлыйсың. Халкыбызның бөек шәхесләре истәлегенә кушылган исемнәр турында сүзем.

Салих Сәйдәшев
– татарның моңы, горурлыгы булган илаһи заты, профессиональ татар музыкасы сәнгатенә нигез салучыларның иң күренеклесе. Искиткеч зур мирас калдырган шәхесебез. Аның исемен йөрткән урамны бер кем дә күрми дә, ишетми дә, чөнки ул сасыган "Нәфис" химкомбинаты артында ("Вонючка" дип кушасы урында, татарның иң матур сүзен кушканнар мәлгуньнәр). Яртысы завод коймалары, калганы шыксыз складлар, җимерек хәрәбәләрдән тора. Бер генә торак йорт та юк шикелле.

Исмагыйль Гаспринский (Гаспралы) – XX гасыр башында яшәгән, иҗат иткән. Гомумтөрки газетасын оештыручысы, даими мөхәррире, күренекле язучы, бик дәрәҗәле җәмәгать эшлеклесе. Ул елларда татар-төрки халыкларының уянуында, күтәрелешендә, берләшүендә гаять зур роль уйнаган бөек шәхесебез. Бөеклегенә күрә урамы да – тыкрыкның бер ягындагы ике йорттан һәм каты сугышны хәтерләткән зур хәрәбәдән тора, тыкрыкның каршы йортлары икенче исемдә.

Михаил Худяков – татар тарихын төптән өйрәнгән, Казан ханлыгы чорын, аның яшәешен, җимерелү фаҗигасен дөрес итеп язган, шуның өчен НКВД төрмәләрендә һәлак ителгән рус тарихчысы, татарлар өчен кадерле, бөек шәхес. Исеме кеше белмәстәй бер ташландык тыкрыкка бирелгән, үлгәч тә түбәнсетүдән котылмаган.

Рөстәм Яхин – татар музыкаль сәнгатен дөнья классик әсәрләре югарылыгына күтәргән бөек композитор. Йөзләгән җырлар, романслар, симфоник әсәрләр, балет, Татарстаныбызның гимны музыкасын иҗат иткән, үз халкына күпме изгелек эшләгән илаһи затыбыз. Исеме "зурлап" ЦУМ артындагы бер тыкрыкка бирелгән, шәһәребезнең ун кешесе белә микән кайдалыгын.

Мин берничә генә мисал китердем, санап китсәң андый кимсетелгәннәр күп.

Иң аянычы шул: бу бөек шәхесләребезнең юбилей көннәрендә зур мөнбәрләрдән укылган чыгышларда халкыбыз аларны онытмый, аларның исемнәре урамнарга бирелеп мәңгеләштерелгән дип шапырынабыз мөгаен.

Шул ук вакытта күпме Казан урамнары, кызыл террор оештырып, милли күтәрелешне канга батырган, зыялыларыбызның тамырын корыткан, большевиклар, чекист Шейкманнар, Межлауклар, Дзержинскийлар һәм башкаларның исемнәрен йөртә. Күпме урамнарга Большая, Малая Красная, Красная позиция, Восстание шикелле мәгънәсез кызыл исемнәр кушылган.

Бауман урамының да исемен алыштырырга инде вакыттыр, нишләп аңа шул ук Рөстәм Яхин исемен бирмәскә, минемчә, халык та аңлар иде, аңлата белсәк, әлбәттә. Шул Бауман урамында безнең якташыбыз бөек Федор Шаляпинга бик күркәм һәйкәл куелган. Нигә аның каршындагы сыраханә торган урында Рөстәм Яхинга һәйкәл куймаска, ул вакытта бу урам исеме сәясәттән аерылыр, чын ял итү урамына әйләнер иде.

Ә Бауман исемен киләчәктә дә ветеринария академиясендә калдырырга кирәк, чөнки большевиклар үзләренең эксперементларын хайваннарда ясамаган, югыйсә миллионлаган хайван кырылган булыр иде бит!

Халкыбызның 1921 елгы ачлык афәтенең бер сәбәпчесе булган, 1920-1921 елларда Ревком һәм Совнарком рәисе булган Сәид-Галиев исеме бүген дә урам, мәдәният сараенда булуы башка сыймый. Бу афәттән 500 меңләп кеше ачлыктан кырыла, үләксәләр, кешеләрне, хәтта үзләренең балаларын да ашауга китерә. Шул елларда халкыбызның яңадан күтәрелә алмаслык рухы, коты, иманы сындырыла, "гумус" катламы юкка чыгарыла. Алдагы йөз ел буена, "Ходай тәгалә ачлык кына бирмәсен, ипи белән бәрәңгедән генә аермасын" дип ялварып яшәүче, калган барлык авырлыкларга, изүләргә, хокуксызлыкларга түзәргә әзер булган буыннар барлыкка килә. Шул гөнаһсыз шәһитләр рухына хыянәт итеп, зур гөнаһ эшләмибезме без?

Бәлкем Галимҗан Ибраһимовның тетрәндергеч "Афәт"ен тагын бер укырбыз? Мөхтәрәм тарихчы-галимебез Рәмзи Вәлиевнең "Өзелгән дога" китабын укып Сәид-Галиев җитәкчелегендә 1920 ел башында Татарстан җирлегеннән кырып-себереп 10 млн. поттан артык ашлык, 500 мең поттан аз гына ким ит, 2 млн. пот чамасы бәрәңге, 30 млн. данә йомырка, 25 мең пот май һәм башка азык-төлек читкә озатылып, халыкны ачлыкка дучар ителүен белербез.

Шул ук вакытта Сәид-Галиевны куганнан соң куелып, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән йөз меңләгән кешеләрнең гомерләрен саклап кала алган, Татарстанлыларга "җан" биргән Кашшаф Мохтаровны, "Идел буен ачтан коткаручы" бәяләмәсенә лаек булган Юныс Вәлидовны, без мокытлар, онытканбыз.

Хәтерсез халыктан да түбән халык юктыр. Кызганыч, без түрәләрдән генә көтеп ятарга, беравыздан аларны гына гаепләргә өйрәнгәнбез, ләкин күргәнебезчә аларның "мөһимрәк" эшләре бар, шуңа күрә үзебезгә хәтеребезне яңартырга, маңкортлыктан чыгарга вакыт!

Зиннур Закиров
Татарстанның атказанган табибы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG