Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:15

Самар хөкүмәте каршында ничә еллар дәвамында милли сәясәтнең эксперт-методик комиссиясе эшләп килә. 21 кешедән торган бу төркем үзенең җыелышларында милләтләргә кагылган иң мөһим мәсьәләләрне күтәрә.


Русиядә иң тыныч төбәкләр исемлегенә, һичшиксез, Самар губернасын дә кертергә була. Биредә җитәкчеләр тарафыннан беркайчан да шовинистик караш күзәтелмәде. Шуңа да карамастан, Мәскәүдәге вакыйгалар Самарда да эзсез калмады, һәм хакимияттегеләргә өстәмә борчылулар тудырды.

Самар хөкүмәте каршында эшләп килүче эксперт-методик комиссия эшендә хөкүмәт вәкилләреннән тыш галимнәр, сәясәтчеләр, хокук саклау, мәгариф, миграция, мәдәният өлкәсе вәкилләре катнаша. Шулай ук комиссиягә өлкәдә эшләп килүче 89 милли үзәк арасыннан татар, мукшы, азәри, алман җәмгыятьләреннән дә даими әгъзалар кертелгән.

Күптән түгел булып узган җыелышта 2011 ел бюджетыннан Самарда чыгып килүче милли газетларга акча бирү турында да сүз барды. “Азан” – рус телле татарлар өчен, “Алания” – осетиннар басмасы, “Ак жол” – казакъ, “Промин” – украиннарныкы, “Валдо Ойме” – мукшы, “Волга-курьер” – алман, “Самар ен” – чуаш, “Ыргыз” – башкорт, “Эне тил” – кыргыз басмалары.

Ун милли басма арасында иң зур тиражлысы – “Бердәмлек”. Басмаларның таралуын, чыгу ешлыгын исәпкә алып, 30 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр акча бирергә булдылар. Татар телендә чыгып килүче “Бердәмлек”кә өлкә бюджетыннан бер миллион сум акча каралган.

Узган елның декабрь аенда Мәскәүдә милли сәясәткә багышланган өченче Бөтенрусия киңәшмәсе узды. Шул җыенда кабул ителгән тәкъдимнәр дә утырыштагыларга җиткерелде.

Документ 26 пункттан тора, барчасы да эшлекле, кирәкле, мәгънәле күренә. Башкарылган очракта милли оешмаларга файдалары да тиячәк. Шулай да бер пункт мөселман вәкилләрендә шөбһә тудырды. Монда Инҗилне милли телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсе каралган:

Совместно с религиозными организациями и органами исполнительной власти субъектов Российской Федерации рассмотреть возможность проведения в 2011 году конференции, посвященной переводам на национальные языки библейских текстов (1.14.)
Бу хакта татар милли хәрәкәте әгъзалары үз фикерләрен белдерде.

Азат Надыров: “Беренчедән, ни өчен Инҗилгә генә тукталалар? Икенчедән, дини китаплардагы этик нормалар гына каралырга тиеш”, диде.

Рифкат Хуҗин да шул фикерне куәтләде. “Тагын бер якка тайпылу. Әгәр диннәр турында сүз куба икән, димәк барлык диннәрне күздә тотарга кирәк. Ни өчен Инҗилне генә милли телләргә тәрҗемә итәргә? Ни өчен Коръәнне дә милли телләргә тәрҗемә итмәскә?” диде ул.

Равил Галиев: “Сүз тәрбия турында бара. Шулай булгач диннәрдәге этик нормалар гына каралырга тиеш”, дигән фикердә.

Сабир Рәшидов: “Инҗилне милли телләргә тәрҗемә итеп тарату – чукындыруның яңа ысулы”, дип саный.

Дөрес, әлеге пункт хакында утырышта сүз куертмадылар. Барлык милли үзәкләрдән милләтара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлгән тәкъдимнәре, киңәшләре соралды.

XS
SM
MD
LG