Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

Әмиров чын мөселман кешесенең мәсләген, яшәү рәвешен күрсәтергә тели. Ул “Бервакыт Казанда” дип аталган фильм төшерергә җыена.


Фильмның исеменә килгәндә, Әмиров, ул үзгәрергә мөмкин дип белдерә. Төшергәндә генә “Бервакыт Казанда”ны кулланып торачаклар. Әлегә сценарийны да ахырына кадәр язып бетермәгәннәр. Февраль урталарына әзер булырга тиеш. “Бервакыт Казанда” дип аталган әлеге әсәр тулысы белән минем башта, аның ничек буласын күз алдына китердем инде, ди Әмиров.

Вовчикны "таулы" коткара


Әлеге фильмда вакыйгалар өр-яңа синтетик наркотик тирәсендә барачак. Мәскәүдәге бер гадәти автосервисның идәне астында синтетик наркотик җитештерә торган лаборатория була. Бер сакчы әзер наркотикны урлап, аны Казанда сатарга җыена. Әмма көтелмәгән хәл килеп чыга: дөрес туктамаган өчен юл иминлеге хезмәткәрләре аның наркотик салынган машинасын эвакуатор белән алып китә.

Казанда әлеге наркотикны көтәләр. Аны югалталар. Ул үзенең дусты Вовчикка бутират эчертеп, Татарстан башкаласына юл алалар. Казанда ул Вовчикны кафеда калдыра, ә үзе бандитлар белән очрашуга китә. Аны кыйныйлар, җәзалыйлар һәм ахырда үтерәләр.

Ә Вовчик бер тиенсез утырганда, бандитлар аның эзенә төшә. Алардан качкан вакытта Вовчик "таулы" (горец) машинасы астына эләгә.

Бу "таулы" кешенең үзенең дә үткәне криминал белән бәйләнгән була. Ул күпләрне белә. Һәм Вовчикка чын мөселманнарча булышырга карар кыла. Бандитлар Вовчикны эзләп килгәч, ул аларга: "Мин аны сезгә бирмим, ул – минем кунагым", дип әйтә.

"Таулы" дигәндә, кавказ ягыннан икән дип һич кенә дә уйларга ярамый, дип сөйли Әмиров. Аның самурай кылычлары була, шуңа "таулы" дип аталган. Әлеге "таулы" ислам кабул иткән татар кешесе була.

Ренат Әмиров сүзләренчә, фильмда кара юморлы, әмма шул ук вакытта ислам нигезләренә корылган фикерләр хәттин күп булачак. Чын исламча яшәеш нечкәлекләрен күрсәтергә теләгәнгә әсәрен ул дәгъват-экшнга корылган дип белдерә.

Мөселман киносы фестивале этәргеч бирә

Ренат Әмировка Казанда соңгы мөселман киносы фестивале вакытында күп кенә әсәрләрне карарга туры килә. “Раян” төркеме дә фестиваль чараларында катнаша. Әмиров әлеге төркем турында махсус видеоязма төшергәнгә күрә, алар белән бергә була.

Ренат Әмиров
“Юк, минем берничек тә андагы фильмнар коточкыч һәм игътибарга бөтенләй лаек түгел, дип әйтәсем килми. Аларны бит үзләренчә күргән режиссерлар төшергән. Ә минем исламча фикерләүне күрсәтәсем килә. Дәгъват-экшн, исламга чакыру аша тамашачының исламның нәрсә икәнен аңлавын телим”, ди Әмиров.

Бу аның беренче фильмы булачак. Өйләнгәнче Петербурда яшәгән Әмиров соңгы 3 елда күпчелек вакытын Казанда уздыра. Мөселман туйларын төшерә. Казан, Мәскәү, Петербур һәм Русиянең башка шәһәрләренә дә чакыралар аны. Нәкъ менә шушы туйлардан кергән акчаны ул фильм өчен тотарга җыена.

Аннан да кала әлеге зур эш турында ишеткәч, дуслары да ярдәм кулы сузмакчы була. Артык чыгымнар булмасын өчен, мөгаен, Мәскәүдәге хәлләрне дә Петербурда гына төшерергә җыеналар. “Мәскәү кайный бит ул, анда бөтен кеше чабыша”, ди Әмиров. Аннан туры Казанга күчәчәкләр.

“Мин һәркемнең үз киносы, һәм ул теләгән әйберен генә төшерә, дип исәплим. Төрле иганәчеләрдән соранып йөрү мине туйдырды. Берсе дә бирергә теләми һәм ниндидер гарантия сорыйлар. Мин аларга борылып карамыйча барысын да үзем эшләргә ниятләдем”, ди Әмиров.

Хөкүмәттән дә акча сорамаска карар кылган. Әмиров сүзләренчә, аннан башка да проблемнары җитәрлек.

* * *

Ренат Әмиров Төркмәнстанда туган. Әтисе хәрби булганга Мәскәүдә дә яшәп алганнар. Менә 18 ел инде ул Петербурда. 3 ел элек хатыны белән танышуга ук, Казанга күчеп килгән. Петербур дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының мәгълүмат технологияләре һәм медиа-дизайны факультетында укыган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG