Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (8)


1866 елда төзелгән мәшһүр Болгар номерларын 1897 елда сәүдәгәр Әхмәт Хөсәенов сатып ала
1866 елда төзелгән мәшһүр Болгар номерларын 1897 елда сәүдәгәр Әхмәт Хөсәенов сатып ала
Татар-башкорт буржуазиясе (2)

Мәгълүм ки, татарлар, Казан губернасыннан тыш, Уфа, Самар, Оренбур, Сембер һәм башка күрше губерналарда яшәгән. Анда татар эшкуарлары байтак санда, кәсеп иткән өлкәләре исә башлыча тукымалар һәм күн эшләп чыгару, аларны сату булган. Иң әүвәл 1893 елның мартында Сембер губернасы Сенгилей өязендә Акчуриннарның "Старо-Тимошкино җеп җитештерү ширкәте" төзелә. Аның башлангыч милке – 300 мең сум була. Ширкәттә 500 кеше эшли. Соңыннан Акчуриннар Гурьевкада да фабрика ача.

1907 елда бу губерна фабрикантлары "Симбирское общество фабрикантов и заводчиков" исемле эш бирүчеләр җәмгыяте төзи. Бертуган Акчуриннардан тыш, бу җәмгыятьтә Х.Терегулов, А.Алишев, руслардан Ф.Васильев белән Е.Арапков һәм башкалар катнаша.

1914 елда Старо-Тимошкино ширкәтендә 1,200,000 аршын җеп җитештерелә. Сугыш башлану сәбәпле, фабрика хәрби министрлыктан да зур заказлар ала.

Рәсми мәгьлүматлар күрсәткәнчә, татар эшкуарлары төрле зурлыктагы 141 ширкәткә ия була. Аларда 12 мең кеше эшли. Ширкәтләрнең күбесе зурлардан түгел. Алар Русиянең төрле төбәкләрендә урнашсалар да, күпчелеге татар-башкорт күпләп яшәгән Идел-Уралда була.

Татар кәсәбәчелеге үсешенең урысларга караганда түбән булуы төрле сәбәпләр белән аңлатыла. Аларның иң мөһиме – патша режимы татар сәүдәгәрләре һәм эшкуарлары эшчәнлеген төрлечә тоткарлаган, киртәләгән. Әлбәттә, бу сәбәп турында тәфсилле итеп язу күп урын алыр иде. Хәлбуки, башка факторларны да исәпкә алырга кирәк.

Татар эшкуарлары арасында шактый танылганнары да була. Казан губернасы Царевококшайск өязендә А.Сәйдәшев XIX йөз азагында пыяла әйберләр җитештерүче фабрика төзи. Мамадышта чүпрә заводы хуҗасы М.Азимов та яхшы таныла. Янә Казанда киҗе-мамык фабриканты Үтәмешев, сабын фабрикасы иясе И.Арсланов, Б.Субаев кебек эшкуарларның исемнәре дә киң даирәдә билгеле була. Алардан башка С.Баязитов, Х.Мирхәлилов, А.Хуҗаев, балык консервалары җитештергән Карлаев, Башмаков, Барашевлар сәнәгать мәйданында билгеле. Әстерханлы сәүдәгәрләр Яһудин, Мөхәммәдиев һәм Абдуллин, Троицкида бертуган Яушевлар, Верныйда (Алма-Ата) Исхак Габделвәлиев белән улы, Самарда Х.Галиев һәм варислары эре кәсәбәчеләрдән санала.

Русиянең үзәк губерналарында татар сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре урыс һөнәрдәшләре белән көндәшлек итәрлек көчкә ия булмаган, чөнки урыс кәсәбәчеләрен патша хөкүмәте махсус дәртләндереп, рәсми рәвештә химая кылган. Татарлар исә хәтта Идел-Урал буйларында да зур фабрикаларны төзергә рөхсәт ала алмаган. Арсланов яки Үтәмешев кебек эре саналган сәнәгатьчеләрнең заводларында да 50дән артык эшче булмаган.

Урал төбәгенә килсәк, биредә, Рәмиевләр, Яушев, Әхмәтҗанов, Камалов, Мортазин, Уразаев һәм Әдһәмов татарның иң мәшһүр эшкуарлары саналган.

Әхмәт Хөсәенов (1837-1906)
Әмма иң бай татар кәсәбәчесе буларак тарихка, әлбәттә, Әхмәт Хөсәенов кергән. Тик шунысы бар: вафат булганнан соң Әхмәт байның балаларына калдырган мирасы 1,255,994 сумнан торган. Заманына күрә, бу микъдар әлләни искитәрлек түгел. Бу сан хәтта иң уңган татар эшкуарларының да зур байлыкка ия булмаганын күрсәтә. Шуның өчен дә аларны эре буржуа сыйфатына кертү бик үк дөрес түгел. Татар капиталистлары, үз шәхси мәнфәгатьләрен яклау өчен генә милли хәрәкәткә ярдәм иткәннәр дигән фикер белән дә килешеп булмый. Х.Хәсәнов раслаганча, татар эшкуарлары саны – җәмгысе 7565 кеше, бөтен халыкның бары 0,41 процентын гына тәшкил иткән һәм аларның бик чикле матди мөмкинлекләре милли яисә инкыйлаб хәрәкәтенә йогынты ясарлык булмаган.

Боларны исәпкә алсак, татарларда капиталистлар сыйныфы барлыгын раслау дөреслеккә туры килмәс. Ә инде урыслар белән чагыштырганда, татар кәсәбәчеләре һәм сәүдәгәрләренең саны бик кечкенә. Шиксез ки, әгәр инкыйлаб булмыйча калып, Русиядә демократик идарә урнашкан булса, татар-башкорт эшкуарлары да эре-эре капитал тупларга, бәлки, мөмкинлек табарлар иде. Ләкин татарлар арасында күренә башлаган кәсәбәчеләр хәтта үзләре җыйган байлыкны да яшь буынга тапшыра алмады. Ягъни, Идел-Уралда, Көнбатыштагы кебек, эре капиталга ия зур гаиләләр яисә ширкәтләр барлыкка килмәде. 1917 ел бусагасында төрек-татар җәмгыятендә аерылып торган эшчеләр һәм буржуа катламы турында сүз йөртү мөмкин түгел.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG