Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:21

Татарстан икътисады кризис йогынтысыннан арына бара. Моны республиканың икътисад, энергетика, сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак җыелышында яңгыраган чыгышлар ачык күрсәтте.


“Татарстан сәнәгать оешмаларының заманча эшләве зарур. Аларга технопарклар, фәнни үзәкләр һәм югары уку йортлары да ярдәм кулы сузса, икътисади күрсәткечләр тагын да югары булачак. Чөнки республиканың агымдагы елгы икътисадына төп тәэсир итүче факторлар булып инновация һәм инвестицияләр торачак”.

Бу хакта әнә шулай дип, өч министрлыкның уртак коллегия утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Аның чыгышыннан да аңлашылганча, быел Татарстан икътисадының үсешен инвестиция һәм инновацияләр билгеләячәк.

Әйтергә кирәк, узган елларда республика икътисадының “локомотивы” саналган әлеге министрлыклар коллегия утырышларын аерым-аерым уздырган булса, быел исә өч министрлык бу җыелышны бергәләп үткәрде. Шунысы да бар: узган ел яңа оешкан энергетика министрлыгы өчен бу коллегия җыелышы әле тәүге чирканчык кына булды.

2010 елда Татарстан икътисады нинди уңышларга ирешкән соң?

"Республикада сәнәгать җитештерүе 1 триллион сумга җитте"


Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, узган ел республикада сәнәгать җитештерүенең күләме беренче мәртәбә 1 триллион сумга җиткән. Моңа бигрәк тә реаль сектордагы эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм кулланучылар базарындагы җанлылык этәргеч биргән.

Сәнәгать җитештерүендәге үсешкә тире һәм кием-салым, текстиль, резин һәм пластмас әйберләр, электр җиһазлары, электрон һәм оптик җиһазлар эшләп чыгару да зур йогынты ясаган.

Министр сүзләренчә, ваклап сатыла торган тауарлар әйләнеше 2009 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 8,9%ка артып, 454 миллиард сум тәшкил иткән.

“Дакар” ярышларында бар дөньяны таң калдырып беренче урыннар яулап килгән КамАЗ йөк машиналары эшләп чыгару да узган ел 42%ка арткан.

2010 елда 32 мең КамАЗ сатылган


Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов әйткәнчә, узган ел 32 мең КамАЗ машинасы сатудан республика бюджетына 64 миллиард сумлык табыш кергән.

Коллегия утырышында әйтелгәнчә, узган ел республикада 32 миллион тонна нефть чыгарылган. Бу күрсәткечкә агымдагы елда да ирешү планлаштырыла. Ә инде 2010 елда бер өлеше сафка бастырылган нефть эшкәртү заводы ТАНЕКОның быел Татарстан кара алтыныннан тагын да күбрәк файда алачагын күзаллау бер дә авыр булмастыр.

Сәнәгать җитештерүендә мондый алга китешләр белән беррәттән игътибар ителергә тиешле юнәлешләр әле һаман да үз актульлеген саклап кала бирә. Кайбер өлкәләргә президент Миңнеханов тарафыннан аеруча басым ясалды.
Сулдан уңга - Илшат Фәрдиев, Мидхәт Шаһиәхмәтов, Равил Зарипов

Беренчедән, сәнәгать җитештерүе артса да, моның белән беррәттән төзелеш һәм завод-фабрикаларда эшләүчеләр арасында куркынычсызлык таләпләре тиешенчә үтәлми. Әйтик, узган ел 105 кеше шушындый бәла-казаларда һәлак булган. Ә күпмесе тән җәрәхәте алгандыр – анысы билгесез.

Президент сүзләренчә, экологик иминлек көннән-көн үз әһәмиятен арттыра. Күп кенә завод-фабрикалар җитештерүне арттырса да, әйләнә-тирә мохиткә китергән зыяннарына игътибар биреп җиткерми.

“Искергән чистарту корылмаларыннан тиешенчә чистартылмыйча чыккан калдыклар җәмгыять сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра”, дип борчылуын белдерде Татарстан башлыгы.

Миңнеханов бүгенге көндә һөнәр мәктәпләрендә, техникумнардагы искергән укыту програмнарыннан да канәгать булмавын әйтте. “Заман таләпләренә туры килмәгән җиһазлар белән укыту, белгечләрнең белемен күтәрми, киресенчә төшерә генә”, диде ул.

"Заманча технологияләрдән файдалану зарур"

Татарстан президенты үз чыгышында тәнкыйть-шелтәләр белән беррәттән 2011гә яңа бурычлар да билгеләде.

Ул оешма җитәкчеләрен IT-сектор белән хезмәттәшлек итәргә, инновация технологияләреннән актив файдаланырга, эре сәнәгать ширкәтләрен кече һәм урта эшмәкәрлек белән хезмәттәшлек итәргә дә чакырды.

Узган елда инновация өлкәсендә республикада мөһим үзгәрешләр күзәтелде. Августта “Роснано” белән Татарстан республикасы арасында нанотехнология эшләнмәләренә ихтыяҗны арттыру максатында уртак хәрәкәт планына кул куелган иде. Әлеге килешү нигезендә агымдагы елда наноэшләнмәләрне куллану 5 миллиард сумга, ә аларны җитештерү 7 миллиард сумга җитүе көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG