Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Андреас Гросс: "Татарстан демократияне Сингапурдан өйрәнергә тиеш түгел"


Андреас Гросс (с) һәм Гиоргий Фрунда (у) Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, 20 гыйнвар, Казан

Андреас Гросс (с) һәм Гиоргий Фрунда (у) Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, 20 гыйнвар, Казан

Татарстанда кеше хокуклары, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын өйрәнү өчен ике көн Казанда булып кайтканнан соң, Европа Шурасының парламент мәҗлесе өчен хисап әзерләүче Швейцария вәкиле Андреас Гросс "Азатлык" сорауларына җавап бирде.


Беренчедән, шуны әйтеп китәр идем – бу минем Казанга ясаган беренче сәфәрем түгел, 2002 елда монда бер булган идем инде. Ул чакта мин автономия һәм федерализм проблемнарын тикшерү төркемендә идем.

Икенчедән, без Европа Шурасының парламент мәҗлесе исеменнән Русиядә мониторинг үткәрүче буларак (ә без икәү - мин һәм вазифадашым Гиоргий Фрунда) шуны беләбез ки, Русия ул Мәскәү генә түгел. Без, гадәттә, башта Мәскәүгә киләбез, ә аннары инде башка бер мөһим төбәккә дә барып кайтабыз.

Узган июльдә без Мурманскида булган идек, хәзер менә ике көн Казанда булдык.

Ә инде биредәге динара мөнәсәбәтләргә килгәндә, без чыннан да республиканы тәбрикләргә тиешбез – монда төрле диннәр арасында тыныч яшәүгә һәм үзара хөрмәткә ирешелгән, бигрәк тә христианнар, яһүдиләр һәм мөселманнар арасында. Бу хәтта Русия шартларында уникаль бер нәрсә һәм Көнбатыш Европа илләре, дини киеренкелек җәелгән башка төбәкләр өчен үрнәк тә булып тора.

Димәк сезнең сәфәрегез үзәгендә нигездә диннәрнең тату яшәвен тикшерү генә тора булып чыга. Ә милли тормыш, милләтара мөнәсәбәтләрне сез тикшерәсезме? Татарстан бит ул, беренче чиратта, милли республика.

Гомумән алганда, без Русиянең үзенә Европа Шурасы әгъзасы буларак алган йөкләмәләрен ничек итеп үтәвен тикшерәбез. Алар кеше хокуклары, демократия, хокукый дәүләт өлкәләренә карый. Әлбәттә, дини тормыш, милли төрлелек, бергәләшеп яшәү моның бер элементы булып тора. Әмма без йөкләмәләрнең тулаем ничек үтәлүен карыйбыз. Моңа сүз иреге дә, оппозиция хокуклары да, төрле милли вә дини төркемнәрнең хокуклары да керә.

Дини хокукларның үтәлеше мәсьәләсендә без шактый канәгать булсак, шул ук дәрәҗәдә, әмма канәгатьсезлек хисен без Казандагы тоткыннар колониясенә баргач кичердек. Соңрак без берничә сәгать дәвамында хөкүмәт вәкилләренә андагы вазгыятьне ничек яхшырту кирәклеген аңлатырга мәҗбүр булдык. Без тоткыннар хәлен яхшырту юнәлешендә күпкә тирәнрәк реформалар үткәрү кирәк дип уйлыйбыз. Ә әлегә без күргән хәлләр кабул ителмәслек дияр идем.

Берүк вакытта без вазгыятьнең яхшыга таба үзгәрүен дә беләбез, әгәр дә 20 ел элек булганы белән чагыштырсак, бу күзгә нык ташлана. Әмма, 20 ел элек болар барысы да начаррак иде дип тынычланып утыру – ул дөрес түгел.

Казанда һәм Татарстандагы татар милли активистлары, соңгы елларда татар мәдәниятенең, татар теленең урыс теле ягыннан зур басымга дучар булуына, татар теленең асылда юкка чыга баруына зарлана. Кайберәүләр хәтта совет чорындагы төсле “русификация” – урыслаштыру башлануы хакында сөйли. Сез Казанда шушы урыслаштыруның билгеләрен күрдегезме?

Юк. Без андый зарлануны ишеттек ишетүен. Очрашуларда катнашкан бер вәкил шундыйрак шикаять белән чыкты. Әмма хөкүмәт кенә түгел, башка иҗтимагый оешма вәкилләре дә безгә, бу кеше арттырып җибәрә дип белдерде. Алар барысы да тел мәсьәләсендә Татарстандагы вазгыять баланслы дип уйлый – ике тел дә рәсми танылган. Татар телен укытуга киртәләр юк. Минем үземдә дә шундый хис калды – хәтта хөкүмәттә эшләүчеләр дә үзләренең икетелле мохиттә яшәве һәм эшләве белән горурлана. Һәм алар урысчага өстенлек бирү хакында берни әйтмәде.

Әлбәттә, Русиядә яшәгәч һәркем урысча өйрәнергә тиеш. Ана теле татар булса да, урысча өйрәнү теләге дә бар – чөнки бу карьера өчен киңрәк мөмкинлекләр бирә. Ләкин Татарстандагы урыслар тарафыннан андагы татарларны татарчадан биздерү теләге бар дип уйламыйм. Киресенчә, мәдәниятләрнең һәм телләрнең шулай параллель яшәве, дини генә түгел, тел төркемнәре арасында да үзара хөрмәт булуы – бу зур байлык.

Моңардан тыш, кешеләрдә инглиз телен дә өйрәнү теләге көчле. Татарстан асылда өч телне – урыс, инглиз һәм татар телләрен өйрәнүне алга сөрә. Минемчә, бу яхшы юлдан бару.

Сүз уңаеннан әйтегез әле – сез аралашкан кешеләр сезнең белән нинди телдә сөйләште?

Икесендә дә. Кайберләре урысча, кайберләре – татарча. Инглизчә сөйләшүчеләр дә булды.

Татарстанда хәзерге хакимияткә кискен оппозициядә торган кайбер төркемнәр, сез Казанда нигездә хакимият кешеләре, йә шул хакимият билгеләп куйган ярым-иҗтимагый, ярым-хөкүмәт оешмалары (Җәмәгать пулаты) белән генә очраштыгыз дип зарланды. Бәйсез оппозиция вәкилләре белән очрашулар булдымы?

Без хөкүмәттән бәйсез оешма вәкилләре белән очрашуны баштан ук үтенгән идек. Оештыручы як моны башта чикләргә тырышты, рәсми иҗтимагый оешмаларны гына тәкъдим итеп карады. Әмма мин моңа каршы чыктым һәм андыйлар белән генә очрашырга теләмим дип белдердем.

Минемчә, хөкүмәттән бәйсез оешмалар белән очрашканда анда хакимиятне кискен тәнкыйтьләүчеләр дә бар иде. Моңардан тыш, без Казандагы кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе белән дә күрештек.

Беләсезме, һәр яңа сәфәр белән без дә үз эшебезне камилләштерәбез, күбрәк һәм киңрәк мәгълүмат алу юлларын өйрәнәбез. Без әлегә булган бар җитешсезлекләрне аңлыйбыз, һәм киләчәктә эшебезне яхшыртырбыз дип уйлыйбыз.

Яхшыртуларга килгәндә, Татарстан бар Русия кимәлендә сайлау нәтиҗәләре белән уйнавы, сайлауда хакимият куәтен куллануы һәм аерым партиянең казанышларын арттыруы белән танылган. Татарстандагы сайлау системасын камилләштерүдә сез яхшы якка үзгәрү күрдегезме?

Юк, мин бу өлкәдә әле бернинди дә уңай үзгәреш күрмим. Әмма без бу хакта президент Миңнеханов белән 2 сәгать буе бик каршылыклы да, кызу да бәхәс алып бардык. Һәм анда аңа турыдан-туры үзебезнең килешмәбезне белдердек - Татарстан парламентында 90% урыннарның бары тик бер генә партиягә бирелүе белән килешеп булмый.

Яхшы хөкүмәтнең көчле оппозициясе булырга тиеш. Андый оппозициянең бүгенге парламентта вәкиллеге юк. Шуңа да без оппозиция көчләренә парламентка сайлану өчен 7%-лы рәсми киртәне киметүне якладык (Татарстанда сәяси партияләр Дәүләт Шурасына кимендә 7% тавыш казанса гына үтә ала – ред.).

Президент безнең белән бу хакта фикер алышты, ул әйткәнне яратмады, ләкин ахырда барыбер үзенең бу хакта уйлаячагын әйтте.

Бу гомуми бер проблема. Без бу хакта федераль дәрәҗәдә дә әйтеп киләбез. Русиягә күбрәк плюрализм кирәк. Иҗтимагый тормышта да, хакимият корылышларында да. Демократия булдырам дип яхшы парламентны бернинди дә Җәмәгать пулатлары белән алмаштырып булмый.

Татарстанда кайберәүләр, “демократия турында безнең үз фикеребез бар, бездә ул башкача тәрәккый итә” дигән була, Европага караганда без күбрәк Азия, ди.

Шул да бик кызык иде – без Казанда чакта, Дәүләт Шурасындагы 15-ләп мөһим депутат парламент тәҗрибәсен өйрәнер өчен Сингапурга киткән булып чыкты. Бу да безнең өчен аңламаслык бер нәрсә иде – Сингапурга бәлкем дә икътисадый модельне өйрәнү өчен барырга буладыр, ләкин анда демократияне ныгыту юлларын эзләү файдалы була алмый. Безнең шулай диюебезне дә Казанда яратмадылар.

Әмма без үз фикерләребезне шулай белдереп торабыз. Әлбәттә, үзгәрешләр җиңел генә була алмый. Бу Казанда да, Мәскәүдә дә шулай.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG