Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш дөньяда кеше хокукларын кайгыртмауда гаепләнә


HRW башкарма мөдире Кеннет Рот яңа хисапны тәкъдим итә
HRW башкарма мөдире Кеннет Рот яңа хисапны тәкъдим итә

Human Rights Watch Көнбатыш хөкүмәтләрен кеше хокукларын бозучы илләргә тиешенчә басым ясамауда гаепли.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Көнбатыш хөкүмәтләрен кеше хокукларын бозучы илләргә басым ясау өчен җитәрлек тырышмауда гаепләп чыкты..

Оешманың былтыр дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтү нигезендә язылган 648 битлек хисабында демократик Көнбатыш илләренең репрессив хакимиятләргә “йомшак каравы” тәнкыйтьләнә.

Хисапта Кушма Штатлар, Европа Берлеге һәм Берләшкән милләтләр оешмасы аерым атала. Кеше хокукларын бозучы илләргә аларның җитәрлек басым ясамавы әйтелә. Кытайда төп иреклекләрне чикләүгә каршы чыкмау куркаклык буларак бәяләнә.

Human Rights Watch шулай ук Көнбатыш илләрен, аеруча БМО генераль-секретаре Пан Ги Мунны, Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Кэтрин Эштонны һәм АКШ президенты Барак Обаманы диалогка артык зур игътибар бирүдә, хокук бозуларга каршы чыкмауда гаепли.

Европа Берлегенең Үзбәкстан һәм Төркмәнстандагы авторитар хакимият белән мөнәсәбәтләре йомшак дип бәяләнә һәм авторитар хакимиятләр игътибар кеше хокуклары турындагы сөйләшүләрдән читкә юнәлтелер дигән өмет белән диалогка басым ясауны хуплый диелә.

Өстәвенә, хисапны чыгару Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның Брюссель сәфәре вакытына туры килде.

Хисапта кеше хокукларын яклауның кайвакыт башка дәүләтләрнең мәнфәгатьләре белән каршылыкка керү мөмкинлеге әйтелеп, “андый очракта кыюлык табып, һичьюгы, моны ачыкча танырга кирәк, ә мәгънәсез диалоглар һәм нәтиҗәсез хезмәттәшлек эзләү артына яшеренергә кирәк түгел”, - диелә.

Human Rights Watchның Германиядәге бүлегендә бәйләнешләр өчен җаваплы мөдир Венцел Михалски “Соңгы берничә елда диалогны – диалог дип аталган нәрсәне һәм тыныч дипломатияне – хокук бозуларны исеме белән атаудан һәм оялтудан өстенрәк күрү модага кереп китте. Безнеңчә, моннан дөньяда кеше хокуклары өчен бер файда да булмады. Чынлыкта ябык ишекләр артында сөйләшүләрнең бу өлкәдә бернинди яхшыруга да китермәве күренде”, - ди.

Михалски икътисадый мәнфәгатьләрнең өстенлек алуын әйтеп Беларус һәм Кытайга карата булган тәнкыйтьне чагыштырып күрсәтә. Аның әйтүенчә, Беларус белән икътисадый бәйләнешләр ул кадәр зур булмау сәбәпле генә Көнбатыш бу илдәге хокук бозуларны Кытайдагы хокук бозуларга караганда катырак тәнкыйтьли.
XS
SM
MD
LG