Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Домодедово» җитәкчелеге үз җаваплылыгын кире кага


«Домодедово» һава аланының матбугат вәкиле Елена Галанова кичәге шартлау өчен һава аланы хезмәткәрләре җаваплы түгел дип белдерде.

Аның әйтүенчә, һава аланы хезмәткәрләре барлык иминлек таләпләрен үтәгән, ә бинаның гомуми өлешендәге иминлек өчен эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирә.

Бүген Русия президенты Дмитрий Медведев “Домодедово” җитәкчелеген һава аланында иминлек кагыйдәләрен бозуда гаепләгән иде.

Шартлау нәтиҗәсендә яраланган 110 кешенең 43-е авыр хәлдә. Барлыгы 35 кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG