Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евгений Чичваркинны кулга алу карары гамәлдән чыгарылды


Русия баш прокуратурасы “Евросеть” телефон ширкәтенең элекке җитәкчесе Евгений Чичваркинны кулга алу карарын гамәлдән чыгарды.

Адвокат Юрий Гервис тикшерү комитеты кичә Чичваркинга карата җинаять эшен япканнан соң шундый карар чыгарылды диде.

Хәзер Русия Британиядә яшәүче Чичваркинны Мәскәүгә кайтару турындагы мөрәҗәгатен дә гамәлдән чыгарырга тиеш.

Чичваркин һәм ширкәтнең тагын берничә хезмәткәре “Европсеть”нең экспедиторы, телефоннар урлауда шикләнелгән Андрей Власкинны тотык итеп алуда гаепләнгән иде.

Мәхкәмә аларның гаебен кире какты.
XS
SM
MD
LG